-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 ноябрь 2024, 09:40

Милләт киләчәге кемнәр кулында?

Уфада Татар яшьләре форумы узды

Милләт киләчәге кемнәр кулында?
Милләт киләчәге кемнәр кулында?


Февральдә республика Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда Татар яшьләре көнен бил­ге­ләү идеясен хуплаган иде. Сентябрьдә моңа бәйле “Белем могҗизалары” форумы үтте. Ул республиканың Яшьләр сәя­сәте буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырылды.
Әлеге форум Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы, “Азатлык” татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылды.

Чарада катнашучы яшьләр Башкортстанда үсеш өчен мөмкин­лекләр, социаль проектлар төзү, медиакиңлекләрнең нәтиҗәлелеге, нейрочелтәрләр куллану һәм башкалар турында сөйләште. Татар яшьләре көне кысаларында узган “Милләт киләчәге” форумы элекке “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшен тергезү дә булып тора.
Форумга бөтен республикадан татар яшьләре килде. Чараның төп максаты – Башкортстанда яшьләр белән эшләүчеләрне таныштыру. Мәртәбәле кунаклар арасында Башкортстан татарлары конгрессы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Заһир Хәкимов, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе, Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Вито Сабиров, Контроль-хисап палатасы аппараты җитәкчесе Ринат Сабитов бар иде.
Форумның пленар утырышында Башкортстанның һәм Татарстанның яшьләр оешмалары җитәкчеләре, Баш­кортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, актив яшьләр, “Азатлык” татар яшьләре берлеге ветераннары белән очрашулар узды. Ахырда “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Дарина Ергизова форумның мөрәҗәгатен укып ишеттерде һәм резолюция проекты кабул ителде.
Арытаба форумның эше “түгәрәк өстәл”ләр артында яшьләр өчен кызыклы темаларга дәвам итте. Яшьләргә дүрт мәйданчыкның һәрберсендә катнашып, фикер алышу, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге булдырылды.
“Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов һәм “Идел” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Гөлнара Хөснидинова үз­ләренең татар телен үстерүгә багышланган бихисап проектлары белән таныштырдылар, аларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин да үзе янына бик күп кунакларны җыеп, “Татарларның тарихи коды: шәҗәрә өйрәнү сәнгате” темасы буенча сөйләшү оештырды.
Татар теле укытучылары үткәр­гән “Бәхет ул – татар булу” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” дә бик эчтәлекле булды. Аны миллә­те­безнең киләчәген тәрбияләүче-
ләр – укытучылар алып барды. Уфа Фән һәм технологияләр универ­ситетының Стәрлетамак филиалы доценты, филология фәннәре кандидаты Нәсимә Мөкыймова яшь­ләрне туган якта калырга чакырды. “Без туган җиребездә кирәк. Туган Башкортстаныбызда рәхә­тләнеп эшләргә, яшәргә һәм төрле яклап үсешергә барлык шартлар да
бар”, – ­диде ул, яшьләргә мөрә­җәгать итеп. Авыл мәктәпләрендә укытучылар җитешмәвен ул максатлы юлламалар белән хәл итәргә кирәклеген ассызыклады һәм бу уңайдан үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.
Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар һәм инглиз телләре укытучысы Зөлфия Мансурова үзенең чыгышын “Нәрсә ул бәхет?” дигән сораудан башлап, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.
Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкорт­станның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова чарага үзенең укучылары белән килгән иде. Милли киемнәрдәге кызлар һәм малайлар туган телләрен зур теләк белән өйрәнә, алар бөек шагыйрь­ләребезнең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде.
“Че гуглит татар блогеры?” дигән чираттагы “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү аеруча җанлы барды. Аны “Роксана” радиосының редмейкеры Рузилә Байкова алып барды.
Татар блогерлары Эльвина Сибәгатова, Диләрә Каһарманова, Нурания Ганиева, Нәзифә һәм Вадим Фәрхетдиновлар, Илвина Байкова, Алсу Мирасова, Светлана Гыйззәтуллина, Надир Мирсәяпов, Алмаз Мостафин социаль челтәрләрдә утыручыларга башка исемнәр астында таныш. Бу көнне үзләренең кумирлары белән очрашудан һәм күзгә-күз карашып аралашудан барысы да зур кинәнеч кичерде. “Кем ул блогер?”, “Кайдан идеяләр аласыз?”, “Күпме акча эшлисез?”, “Ничек блогер булып китәргә?” кебек сораулар бер-бер артлы явып торды, ә билгеле татар блогерлары аларга ихлас җавап бирде һәм үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Форум узган Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары әзерләгән мәдәни программа да бик матур булды һәм күңелләрдә милләтебез өчен горурлык хисләре тудырды. Музыкаль программа татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән башланып китте һәм ул форумда катнашучыларны тагын да якынайтты кебек. Бүләкләү мизгелләре җыр-моң белән үрелеп барды. Шулай ук яшьләр Гөлназ Мөхәммәдиева җитәкчелегендә элекке заманнарда аулак өйләрдә, кичке уеннарда яратып башкарылган “Сигезле биюе”н дә өйрәнде.
Гомумән, бу форум бик зур әһәмияткә ия булды. Ул Башкортстанда төрле милләт вәкилләренә үзләренең телен, мәдәниятен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылуын һәм бездә актив татар яшьләренең бик күп булуын ачык күрсәтте. Үз эшләрен ачып, туган якларында төпләнеп калган һәм татар мохитендә кайнап яшәүче яшь гаиләләрнең балаларын кече яшьтән туган теленә, туган ягына сөю тәрбияләп үстерүләре зур соклану хисе уятты. Бишбүләк районыннан Газиз Сираев, Туймазы райо­ныннан Җәмил Бәдретди-
нов – эшкуарлык белән шөгыль­ләнүдән тыш, Иҗтимагый палата әгъзалары һәм чын ватан­пәр­вәрләр.
Башкалабызда уңышлы эшчән­лек алып баручы “Заман”, “Фатирник” кебек татар яшьләре клуб­ларының эшчәнлеге дә мактауга лаек. Әлеге чарадан соң аларның составы тагын да артыр, эшчәнлек даирәсе дә киңәер, дип ышанасы килә.
Шул ук вакытта яшьләребез волонтерлык эшендә дә актив катнаша. Махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм эшенә зур өлеш кертә.
Халкыбызның, милләтебезнең, телебезнең киләчәге бар һәм ул менә шундый актив яшьләр кулында, дигән ышаныч тудырды бу форум.
– Дөрес юл күрсәтергә, төпле киңәшләрен бирергә, тәкъдимнәрен ишетергә, кирәк булганда ныклы иңнәрен куярга әзер булучыларның барлыгын яшьләр яхшы белергә тиеш. Без аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, – диде әлеге күләмле чараның координаторы, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова.

Зөһрә ИСЛАМОВА,
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: