-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 ноябрь 2024, 08:55

Платон, ты мне друг!

Без аны Уфа урамында очраттык. Төн уртасында.

Концерттан чыктык та, такси чакыртып, тукталышка бастык. Шунда бер малай дәшә. Урысча инде, билгеле. Татарча болайрак:

– Сез нинди автобусны көтәсез?

Аптыраш... Йөзе яртылаш капланган, башында капюшон.

– Йөзеңне ния капладың, нәрсә яшерәсең?
– Берни яшермим, өшедем генә.
– Өшерлек түгел бит, ач әле битеңне.
– Менә инде ачтым.
– Каян кайтып килә бу матур малай?
– Тренировкадан. Мин...

Ул шөгыльләнгән көрәш исеме минем “файл”га сыймый.

– Мин Римма Батталова үзәгендә көрәшеп, Русиядә икенче урыннны алдым, аның үзен дә күрдем, представляете?!

Представляю...

- Әниеңнәр көтәдер инде.
– Шулайдыр инде. Мин Михайловкага кайтам.
– Үскәч, спортчы буласыңдыр?
– Юк, компьютер буенча гений булам. Сеңлем, әти-әни бернинди дә матди кыенлык күрмәячәк.

Шәһәр урамында килеп дәшүчеләргә һәрвакыт шикле караш түгел дә бит, әмма...

– Нишләп килеп дәштең соң миңа?
– Йөзегез игелекле иде.
– Исемең ничек?
– Платон.

Такси килде. Их, фотога төшмәдек, әмма акыллы карашың кемнедер хәтерләтте. Платон, ты мне друг, и истина дороже!

Матур яшь буын үсеп килә. Однозначно!

Фото: https://avatars.dzeninfra.ru/get-zen_doc/3518390/pub_60561f397aafb7568336b726_60563246277cb60abfa12131/scale_1200

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: