Кушнаренко инде! Карача-Елга авылының бай тарихлы нәселе дәвамчылары Илдар һәм Илнур Вәлитовлар булыр бу егетләр. Картәтиләре Фәрит Хәтмулла улының энесе, фән докторы, академик Нәҗип Вәлитов тергезгән шәжәрәнең егерменче буыны.
Илдар Вәлитов. Әнисе карыныннан ашыга-ашыга дөньяга килеп чыккан тәүге җитез улы. 1 килограмм 700 грамм авырлыктагы бер учка сыярлык бәгырь җимеше. "Яшәр микән...", дип, махсус җайланма астына салгач, әттәсе килүгә, аның аскы ягын түгел, өске капламасын бәләкәй "фонтан" белән юешләп торганын күргәч, табибларның күзләренә яшь килә.
Яши бала! Бокс белән шөгыльләнеп, энесе белән башкаланың спорт буенча интернатында, соңрак колледжда урта махсус белем ала, хәзер дә "энә белән кое казый", туганы белән республиканың әйдәп баручы предриятеләренең берсендә эшли. Сөеп туймаслык хәләле Розалия, улы Мурат белән бәхетле. Бу көннәрдә фатир алмаштыралар.
Илнур Вәлитов. Туганда - 2 100 грамм авырлыкта... Абыйсына караганда - баһадир инде! Туганда ук сабыр булгангамы, җитез абыйсы янында акрынрак акыл иясе. Кечкенәдән - мененджер. Кемгә баз казырга, кемгә юл тигезләргә - урта сыйныфларда укыган чакта ук Илнурга килеп килешкәннәр күп була. Авыл агайлары малайның кулын кысып, "ярар"ын ала. Һәм ялгышмый. Ә ул эшне оештыра белә. Күптән түгел Илнур күрше авыл кызы Элина белән гаилә корды, яңа фатирында ремонт белән мәшгуль. Әйткәндәй, аны бабасы белән икәү үз куллары белән эшли.
Егетләрнең әти-әнисе Ильвира белән Айдар Вәлитовлар авылда туган йорт нигезе котын арттырып гомер итә, Диана исемле чәчәк кебек кыз үстерә.
Республикабызда мондый гаиләләрнең күбрәк булуы - барыбызга да дан. Яшьләребез дә өметле, шөкер!
Автор фотосы.