Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Бадранов һәм Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров, «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орлов һәм «Русия - мөмкинлекләр иле» коммерция карамагында булмаган җәмгыятьнең генеральный директоры урынбасары Дмитрий Гужелей белән очраштылар.
Төбәктә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча фикер алышу вакытында талантлы яшьләргә ярдәм итү, уртак конкурслар, проектлар һәм чаралар уздыру буенча берлектәге эшнең яңа форматлары тәкъдим ителде.
"Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә федераль ярдәм яшьләребезнең потенциалын нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Яшьләр башлап җибәрә торган яңа идеяләр, проектлар, төрле программалар башка платформалар белән хезмәттәшлек иткәндә зур резонанс алачак", - диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Бадранов.
Шулай ук алга таба багланышлар буенча юл картасы да расланды. Юл картасы чаралары планына Башкортстанда «Русия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасының төп проектларын һәм конкурсларын гамәлгә ашыру, уртак чаралар үткәрү, проектларда һәм конкурсларда катнашучылар, финалчылар һәм җиңүчеләр бергәлеген формалаштыру керә.