-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
21 ноябрь 2024, 20:53

Яшьләребез Санкт-Петербургта бәйге тотачак

Башкортстан Республикасы командасы 26-30 ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалында катнашачак.

Яшьләребез Санкт-Петербургта бәйге тотачак
Яшьләребез Санкт-Петербургта бәйге тотачак

– «Профессионаллар» чемпионаты - илебезнең урта һөнәри белемен үстерүдә мөһим этап. Бәйге юнәлешләренең ориентациясе эшче белгечлекләргә, икътисадта ихтыяҗ булган кадрларга юнәлтелгән. Чемпионат мәктәп һәм колледж укучыларына, яшь белгечләргә ярдәм кулы суза, – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.

Быел чемпионат финалы өчен юнәлешләр исемлеге сизелерлек артты. Ярышлар төп яшь категориясендә 55 һәм «юниорлар» категориясендә 20шәр компетенция буенча узачак. Башкортстан Республикасын 30 компетенция буенча 30 катнашучы һәм 30 эксперт тәкъдим итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: