-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
3 декабрь 2024, 12:27

Туган якка кайтыгыз!

Уфаның “Йәшлек house” киңлекләрендә төрле районнардан чыккан студентлар белән очрашулар узды

Туган якка кайтыгыз!
Туган якка кайтыгыз!
Соңгы елларда яшьләрнең күпләп чит өлкәләргә китеп укуы беркемгә дә сер түгел. Акыллы, перспективалы яшьләрнең башка төбәк уку йортларын үз итүе күптән инде җитәкчелектә дә борчу уята. Шул ук вакытта, укырга киткәннәрнең кайберләре шунда ук торып та кала. Монысы тагын да катлаулырак мәсьәлә. Шуны билгеләп үтәсе килә, читкә киткән яшьләрнең күбесе кайбер төбәкләрдә укырга керү җиңелрәк булуын билгели. Керү өчен балларның бездәгедән түбәнрәк, коммерция бүлекләренең арзан булуы кызыксындыра аларны. Әйе, бәлки кайдадыр дөреслек тә бардыр. Әмма безнең студентлар башка төбәкләргә кирәкме? Алар кайда эшләячәк? Бу турыда алар кулларына диплом алгач кына уйлана башлый.

Шуны билгеләп үтәсе килә, бүген инде Башкортстанда да югары уку йортларында бюджет урыннары күп. Һәм аларның саны елдан-ел арта. Шулай ук бездә БДИны 100 баллга тапшырган студентларга өстәмә түләүләр, яхшы укучы студентларга югары стипендия, яңа проектларга төрлечә ярдәм һәм башка шундый үзенчәлекләр булуын әйтергә мөмкин. Һәм иң мөһиме, бездә диплом алган студентлар югалып калмый, алар үзләре теләгән урында эшли ала.
Күптән түгел Уфада Бәләбәй районы хакимияте вәкилләре якташ студентлар белән очрашты. Мондый чаралар күркәм традициягә әверелде һәм даими рәвештә ачык диалог форматында уза. Барлык җыелучыларга сәламләү сүзе белән Бәләбәй районының яшьләр бүлеге начальнигы Ләйсән Зарипова мөрәҗәгать итте.

– Хәерле көн, кадерле дуслар, якташлар, бәләбәйлеләр һәм кунаклар! Уфа шәһәренең Яшьләр йортында җыелуыбызга мин бик шат. Бүген сез – безнең укучыларыбыз түгел, ә Башкортстанның иң яхшы югары уку йортлары һәм колледжлары студентлары.
Яшьләр якташлык җәмгыятьләре ассоциациясе – Уфада Башкортстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән яшьләрне берләштерүче иҗтимагый оешма. Бу егермедән артык якташлык җәмгыяте берничә юнәлешне үз эченә ала, – диде Ләйсән Зарипова, якташлык җәмгыятенең нәрсә икәнлеге һәм аның эше нидән гыйбарәт булуы турында җентекләп сөйләде.

Башкортстанның Яшьләр якташлык ассоциациясе медиа бүлеге җитәкчесе Дилә Яһудина оешманың Уфада калучы студентларга потенциалларын үстерү өчен биргән мөмкинлекләре турында сөйләде. Очрашуның мәртәбәле кунагы танылган музыкант, җиденче чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Чиста уйлар” мәдәни-әхлакый һәм рухи тәрбия бирү оешмасының генеральный директоры Рамил Бәдамшин булды. Җырчы Таҗикстанда туган, әмма яшьлеге Бәләбәй районында узган.

– Мин – тумышым белән Урта Азиядән. Үзгәртеп корулар башлангач һәм Советлар Союзы таркалгач, әти-әнием, ике баласын алып, Башкортстанга күчеп кайткан һәм тормышын яңадан башлаган. Минем кеше буларак формалашуым нәкъ менә монда булды, – диде ул.
Депутат якташ студентларга үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, кешеләргә ярдәм итәргә, шулай ук үз-үзеңә тугры калырга кирәк.
Студентлар спикерларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Моннан тыш, гомум тавыш бирү юлы белән Башкортстанның Бәләбәй районы якташлык җәмгыяте рәисе итеп республика вузларының берсендә укучы икенче курс студенты Азалия Галиева сайланды.
Моңа охшаш очрашу Әлшәй районы студентлары белән дә булды.
Фикер алышуның төп темасы – кече Ватаннан еракта урнашкан студентларга берләшергә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә булышачак Әлшәй яшьләр якташлык җәмгыятен булдыру.
Сәламләү сүзләре белән Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтангулов, район Советы рәисе Сергей Колеганов, мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Чупова һәм Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Венер Изикаев чыгыш ясадылар. Алар студентлар белән әңгәмә үткәрде, районда яшь белгечләрнең үсеш перспективалары һәм ярдәм чаралары турында сөйләде.
Учалы районы яшьләре якташлык җәмгыяте рәисе Мират Хафизов Башкортстан яшьләр якташлык җәмгыятьләре ассоциациясе эшчәнлеге һәм, оешманың төп проектлары турында сөйләде, шулай ук, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
Очрашуның ахырында якташлар җәмгыятенең составы билгеләнде: рәис итеп Уфа фән һәм технологияләр университетының 2нче курс студенты Диана Галләмова сайланды.

Стәрлебашта туып үскән, бүген Уфаның төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашуга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Раушания Галиәкбәрова үзәк район дәваханәсенең баш табибы Александр Юдин, эшкуар, күпбалалы әти Ринат Хөсәенов килгәннәр иде.
– Студент еллары – кеше гомеренең иң матур, актив чоры. Сезнең тормышыгыз, төрле зачетлар һәм имтиханнар белән беррәттән, яшьлек дәрте белән дә тулы. Бу үзенчәлек яшьләргә үзләренең талантын, оештыру сәләтен күрсәтергә ярдәм итә. Әгәр дә бер районнан чыккан студентлар берләшеп, ниндидер проблемаларны хәл итүдә ярдәм итсә, яки төрле башлангычларга нигез салса – бу инде туган районыбызны үстерүгә зур этәргеч булачак.
Бүген Башкортстанның яшьләр якташлык җәмгыяте ассоциациясе белән берлектә Стәрлебаш районыннан чыккан студентларны берләштерүне максат итеп куеп, әлеге чараны оештырырга булдык. Очрашу ике як өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз, – диде Раушания Галиәкбәрова.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы Александр Иванович яшьләр белән турыдан-туры диалог алып баруны өстен куйды. Ул аларның һәркайсы белән танышып чыкты, киләчәккә планнары белән кызыксынды.

Кайчандыр шәһәрдә яшәү, чыннан да, перспективалы иде. Хәзер инде мин моның белән килешмим. Авылда да шәһәрдәгечә уңайлы шартларда яшәргә мөмкин. Анда да төрле яктан үсешергә мөмкинлек бар. Авылларда бүген эшче кадрлар җитешми. Авылга кайтучы яшьләр өчен төрле программалар эшли. Шуңа күрә шәһәрдә калырга уйлаганчы, бу турыда күп тапкыр уйланыгыз, – дип киңәш бирде ул.
Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин шушы районнан чыккан студентлар белән очрашу вакытында районның үсеш перспективалары турында сөйләде. Яшьләр сәясәте бүлеге хезмәткәрләре Туймазы районының яшьләр якташлыгы турында сөйләде. Башкортстан яшьләр якташлык ассоциациясе рәисе Айбулат Җәмилов белән киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен чаралар билгеләделәр. Чарада якташыбыз, БСТ телеканалы генеральный директоры Рөстәм Зарафетдинов катнашты. Ул карьера үсеше юллары һәм якташлык җәмгыятенә ярдәм итүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Учалы яшьләр берлеге рәисе Марат Хафизов яшьләр белән якташлык җәмгыятендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Мондый очрашулар башка район яшьләре белән дә булды. Яшьләр мондый чараларның бик кирәк булуын билгеләде. Чыннан да, нинди генә югары уку йортында укысалар да, аларны үз районнарына мәхәббәт берләштерә. Шунысы шатландыра, яшьләрнең күбесе киләчәктә районга кайтырга теләк белдерә. Анда эш табу җиңел булырмы, районга нинди белгечләр җитми, торак мәсьәләсен хәл итүдә нинди ярдәмгә дәгъва итә алалар – шулар турында кызыксындылар. Район хакимиятеннән килүчеләр алар белән даими бәйләнештә торырга һәм һәркайда ярдәмгә килергә әзер булуларын белдерде.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: