2024 ел яшьләр сәясәте өлкәсендә вакыйгаларга бай булды. Әйткәндәй, соңгы елларда яшьләр белән эшләүгә игътибар бермә-бер артты. Бу аларның белем алуында, эшкә урнашуында, ялын оештыруда һәм башка юнәлешләрдә дә ачык чагыла.
Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров күптән түгел яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Координацион совет утырышында ведомство эшенә йомгак ясады һәм 2025 елга планнар билгеләде.
Шулай итеп, төбәктә ике үзәк һәм 68 муниципаль учреждение эшли. Аларда 1,5 мең хезмәткәр бар, алар өчен ай саен укыту чаралары уза. Федераль һәм төбәк чаралары ярдәмендә үткән елда алты яшьләр киңлеге яңартылган иде. Дәүләт комитеты эшенең төп юнәлешләре арасында – традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, тарихи мәгърифәтне һәм яшьләрне социаль проектлауга җәлеп итү.
– 2024 елда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның гомум суммасы 78,6 миллион сумлык 143 грантын оттык. Безнең республика бу күрсәткеч буенча төбәкләр арасында беренче бишлектә ышанычлы лидерлык позициясендә тора, – диде Вито Сабиров. – Киләсе елга планнарда – ил Президенты билгеләгән дәүләт максатларын һәм “Яшьләр һәм балалар” яңа гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру.
Яңа юнәлеш – яшьләр тормышын активлаштыру. Моның өчен төрле категориядәге яшьләр өчен көндезге мәгънәви форумнар үткәрелә, аларда мәгариф-мәгърифәт блогы, мотивлаштыручы программалар һәм гражданлык-патриотик чаралар да бар.
Быел “Русия Студентлар язы”н үткәрү системасын яңадан эшләтеп җибәрделәр һәм югары уку йортлары студентлары, урта һөнәри белем бирү оешмалары, мәктәп укучылары һәм эшләүче яшьләр өчен колачлы 4 проект гамәлгә кертелде, фестивальләрдә катнашучылар һәм тамашачылар санын өч тапкыр арттырдык. Әлеге проектлар үзешчән сәнгатькә һәм иҗатка җәлеп итү аша чын мәгънәсендә зур патриотик мәктәп булып тора. Шулай ук яшьләр белән эшләүдә өстенлекләрнең берсе – Башкортстаннан чыккан студентлар белән ныклы бәйләнеш булдыру.
Яшьләрне уңай эшчәнлеккә җәлеп итүнең тагын бер элементы – волонтерлыкны үстерү. Моның өчен республикада волонтерларга ярдәм итү чаралары кертелде, Добро.рф федераль платформасын популярлаштыру бара, анда безнең республикадан 149 мең волонтер теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча без илдә 7нче урында торабыз. “Заман таләпләрен исәпкә алып, безнең тарафтан ике яңа практика кертелде: болар – муниципалитетларда хәвеф-хәтәр категориясендәге балалар белән эшләү өчен “волонтер-остазлар”, шулай ук Интернет челтәрендә контент мониторингы һәм аны алга таба блоклау өчен “волонтер-кибердружиначылар”. Соңгыларының штаблары бүген барлык муниципалитетларда диярлек эшли, хәзер бу практика вузларга һәм республиканың урта һөнәри белем бирү оешмаларына тапшырыла.
Волонтерлык хәрәкәте кыска гына вакыт эчендә бик нык үсеште. Республикада коронавирус инфекциясе таралганда үз көчен ныклап күрсәтте ул. Ярдәмгә мохтаҗ булган авыруларга, өлкән яшьтәгеләргә төрлечә ярдәм итте анда яшьләребез. Ә бүген инде алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен хәстәрли. Дөресен генә әйткәндә, бүген республикада үткән бер генә чара да аларның ярдәменнән башка оештырылмый.
Узып баручы елның төп һәм иң мөһим вакыйгаларының янә берсе – Вузара кампус ачылу. Бу инде яшьләр тормышында гына түгел, гомумән, республикадагы фән үсешендә дә зур роль уйнаучы проект булды.
Ике ел элек безнең республика конкурс сайлап алуында җиңүче булды һәм “Заманча кампуслар челтәрен төзү” проектының беренче дулкынына керде. Башкортстан актив рәвештә эшкә кушылды һәм агымдагы елның февраль башында ук ил Президенты Владимир Путин катнашлыгында безнең кампусның беренче чираты – IQ-парк ачылды. Хәзер икенче чиратның беренче этабы объекты – Геном үзәге төзелеше тәмамлана. Биредә “Школа 21”, шулай ук Генетикада мәгълүмати технологияләр үзәге урнашачак. Безнең бурыч – мини-шәһәр төзү, яшьләргә уңайлы яшәү, уку, аралашу өчен шартлар, илебез үсеше өчен актив фәнни мохит булдыру.
Чыннан да, кампус төбәктә булган иң алдынгы башлангычларны җәлеп итү ноктасына әверелде. Анда “СПАРКС” киберспорт үзәге, “Муха” студиясе белән берлектә анимацион кластер, креатив индустрияләрне үстерү үзәге, “Аврора” талантларны үстерү үзәге урнашкан. Кампус диварларында укучылар өчен даими экскурсияләр оештырыла. Асылда, бөтен эш чорында анда 200 меңнән артык кеше булган. Алар өчен 190 экскурсия һәм 300дән артык чара үткәрелгән.
10 декабрьдә Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы каршындагы Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, волонтерлыкны үстерү, шулай ук “Беренчеләр хәрәкәте” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән хезмәттәшлек буенча Координацион совет утырышы булды. Чарада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәм “Беренчеләр хәрәкәте” идарәсе рәисе, Русия Герое Артур Орлов катнаштылар.
– Безнең республикада 35 яшькә кадәрге 1 миллионнан артык кеше яши. Алар күпмедер вакыттан төбәкнең һәм илнең киләчәген билгеләячәк, – диде Радий Хәбиров. – Безгә үсеп килүче буынның башларында нәрсә булуын аңлау гына мөһим түгел. Искиткеч яхшы кеше һәм граждан формалаштыру өчен безгә бу гаять зур армиянең һәркайсының акылына һәм йөрәгенә барысын да салырга кирәк. Ләкин бездә ниндидер хәвеф-борчылулар юк. Мин беләм һәм чын күңелдән әйтәм: безнең яшьләр – иң яхшысы!
Радий Хәбиров яшьләр оешмаларына ярдәм итү һәм Башкортстанда волонтерлык үсеше турында сөйләде. Аерым алганда, 2022 елдан республика Башлыгы Грантлары фонды яшьләр башлангычлары конкурсы үткәрә. Быел аны финанслау күләме 40 миллион сум тәшкил иткән. Барлыгы өч ел эчендә 65 проект җиңү яулаган.
– Без “Башкортстан Республикасы волонтеры” билгесен гамәлгә куйдык. Бу – чыннан да, бик кирәкле һәм мөһим башлангыч. Без яшьләр киңлекләре инфраструктурасын булдырабыз. Бу “Йәшлек. Төбәк” республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Төбәк бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә без республикада “Беренчеләр хәрәкәте”н үстерәбез. Шулай ук студентлар һәм махсус урта уку йортлары укучылары белән эшне структуралаштырдык. Бу – бик мөһим. Без республикадан читтә югары уку йортларына укырга кергән чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә эшлибез. Яшьләр өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт һәм ихтирам белдерәм. Сезнең хезмәтегез безгә бик кирәк, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгышында.
Гомумән, узып баручы ел яшьләр өчен башкарылган һәм яшьләр кулы белән гамәлгә ашырылган башлангычларга бай булды. Шунысы мөһим: кайчандыр әлеге төркемгә караучы якташларыбызны кайберәүләр “югалган буын” дип атаса, бүген инде ил һәм республика шушы иңнәргә таяна. Җитәкчелек алар белән кулга-кул тотынышып эшли, киләчәкне төзи. Чыннан да, безнең яшьләр – иң яхшылары!
Гөлия Гәрәева.