– «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы талантлы яшьләргә һөнәри һәм шәхси уңышларга ирешү юлында һәрвакыт ярдәм итә, – дип билгеләп үтте «Русия – мөмкинлекләр иле» оешмасы генеральный директоры, «Сенеж» идарәсе остаханәсе ректоры Андрей Бетин.
«Мин – профессионал» олимпиадасы ел саен илнең иң талантлы һәм актив студентларын берләштерә. Сайлап алу этабында Русиянең 866 югары уку йорты һәм филиаллары студентлары катнашты. Шуларның 15е - Башкортстан Республикасының мәгариф учреждениеләре.
– Башкортстан Республикасында иң актив студентлар булып Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлары танылды – йомгаклау этабына кертелгән 171 катнашучы, Башкорт дәүләт медицина университетыннан - 76 студент һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетыннан 69 кеше катнашты. Иң популяр юнәлешләр исәбенә «Математик модельләштерү», «Дәвалау эше һәм педиатрия» һәм «Сыйныф җитәкчесе" керде, – дип хәбәр итте "Мин – профессионал" олимпиадасы җитәкчесе Валерия Касамара.
Йомгаклау этабы февральдә старт ала һәм апрельдә тәмамланачак. Катнашучыларга Русиянең иң яхшы 33 университеты вәкилләре һәм проектның индустриаль партнерлары тарафыннан эшләнгән гамәли юнәлешле бурычларны хәл итәргә туры киләчәк.
Фото: pravitelstvo.ru