Анда республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары талиплары, шулай ук төбәктән читтә белем алучы студентлар катнаша ала.
Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән: алдынгы предприятиеләр һәм корпорацияләр җитәкчеләре белән аралашу, эшкуарлардан һәм бизнес хуҗаларыннан өйрәтү лекцияләре, сәхнә йолдызлары белән мотивацион очрашулар һәм башкалар. Көн дәвамында алар, шулай ук, интерактив форматта үз-үзеңне тормышка ашыруның өстәмә мөмкинлекләре турында белә алачак. Фестивальдә төрле оешмаларның күргәзмә мәйданчыклары һәм уен зоналары тәкъдим ителәчәк.
Фестиваль башкорт, урыс һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашлыгында дискотека белән тәмамланачак, анда Thomas Mraz, Марат Яруллин, О!юк, Baby Ti һәм Бишбармак катнашачак.
Фестивальгә теркәлү түбәндәге сылтама буенча мөмкин: [leech=https://clck.ru/3Fr4NV]https://clck.ru/3Fr4NV[/leech]
Сайлап алуны уңышлы узган очракта, фестивальнең оештыру комитеты Сезнең белән элемтәгә керәчәк.
Фото: bashinform.ru