+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
21 гыйнвар 2025, 05:28

Канат ныгытканда таянырлык остазлар булсын

21 гыйнвар – Халыкара аспирантлар көне

Канат ныгытканда таянырлык остазлар булсынКанат ныгытканда таянырлык остазлар булсын
Канат ныгытканда таянырлык остазлар булсын
Бүген Русиядә Аспирантлар көне билгеләнә. Бу җәһәттән шуны да билгелисе килә: дөньядагы бик күп югары белем бирү системасы СССРдагы башлангычларга нигезләнгән. Әлеге бәйрәм халыкара статуска ия.

Халыкара аспирантлар көнен бәйрәм итү РСФСР Халык Комиссарлары Советының фәнни хезмәткәрләр әзерләү системасын регламентлаштыручы документлары дөнья күрүгә бәйле. Бу документлар “Югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре турында нигезләмәләр” һәм “Гамәли, төгәл һәм табигый фәннәр буенча фәнни һәм югары уку йортлары каршындагы фәнни хезмәткәрләрне әзерләү тәртибе турында инструкцияләр” дип аталган. Ике документ та 1925 елның 21 гыйнварында дөнья күргән. Аңлашыла, вакыт узу белән алар яңадан карауга, төзәтүгә һәм өстәмәләргә дучар ителгән, әмма нәкъ менә алар СССРда фәнни хезмәткәрләр әзерләү системасының нигезен билгеләгән.

Әйе, аспирантура әлеге документлар белән гамәлгә куела, әмма аны оештыру юлында беренче адым Наркомпрос тарафыннан 1923 елда ук ясалган булган. Ул чакта Мәгариф халык комиссариаты аерым студентларның институтларда эшен дәвам итү мөмкинлеген регламентлаштырган, чөнки аларны киләчәктә югары уку йортларында фәнни һәм укытучылык эшчәнлегенә әзерләү кирәк булган. Шулай итеп, 1925 елның 21 гыйнварында Аспирантлар көнен билгеләүгә нигез салынган.

Аспирантура – кешенең галим буларак формалашу юлында беренче адым. Бу – фәнни карьераның беренче баскычы, ул фәнни белемнәргә нигез сала, булачак галимнең фикерләү үзенчәлеген һәм киләчәк фәнни эшчәнлек юнәлешен формалаштыра. Бәйрәмне чагыштырмача күптән түгел, 2008 елда гына билгеләп үтә башладылар, һәм әлегә ул рәсми булмаган характерда, әмма фәнни даирәдә, аспирантлар, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары укытучылары арасында да популярлык казана бара. Традиция буенча, бәйрәмне фәнни даирәдә билгеләп үтәләр, бәйрәм чараларыннан тыш, фәнни семинарлар, конференцияләр, күргәзмәләр уздыралар. Еш кына бәйрәм кысаларында галимнәрне һәм фәнни хезмәткәрләрне казанышлары өчен бүләкләүләр уза. Яңа бәйрәмне киңкүләм мәгълүмат чаралары, бигрәк тә югары уку йортлары басмалары игътибарсыз калдырмаска тырыша. Шунысы да кызыклы: бәйрәм 25 гыйнварда билгеләп үтелүче Студентлар көне алдыннан уза, чөнки аспирант үзе дә күптән түгел генә студент булган бит.
Башкортстан элек-электән яшь галимнәргә аеруча зур игътибары белән аерылып тора. Чыннан да, ил, дөньякүләм фәнни эшләрдә безнең галимнәрнең тоткан урыны зур. Күптән түгел республикадагы фән үсеше тарихында тагын бер мөһим вакыйга булды – ике зур югары уку йорты берләшеп, Уфа Фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде. Әлеге башлангыч безнең төбәктә бу юнәлешнең үсешенә бик зур йогынты ясады. Биредә аспирантларга, яшь галимнәргә үз эшчәнлеген алып бару өчен заманча, киң мөмкинлекләр булдырылган. Аспирантлар әледән-әле яңа ачышлары белән ил һәм дөньякүләм чараларда катнаша, төрле конкурсларда җиңүләр яулый.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешү тантанасында Радий Хәбиров якындагы елларда фәннең ничек үсәчәге турында да сөйләде.
– Без фән, мәгариф, мәдәният, спортны үстерүдә зур уңышларга ирештек. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦын булдырдык, вузара кампус төзибез. Төбәктә безнең яшьләр республикада белем алсын, аннары биредә үк үз талантларын куллансын өчен зур көч куела, – диде ул.
Ел ахырында исә республика парламентына Юлламасы вакытында яңа ведомство булдыру турында да игълан итте.

– Башкортстан 20 сынау төбәге исәбендә 2030 елга кадәр үзенең фәнни-технологик үсеш комплекслы программасын эшләде. Югары белем, фән һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендәге мөһим бурычларны хәл итү өчен Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзергә карар кылдым. Хөкүмәт структурасына үзгәрешләр кертүегезне сорыйм. Киләсе елның 1 февралендә дәүләт комитеты эшли башларга тиеш, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Чыннан да, республика Башлыгы фәнне үстерүгә зур игътибар бирә. Яшь галимнәр әйтүенчә, бүген республикада үзең теләгән юнәлеш буенча яңа ачышлар ясау өчен зур мөмкинлекләр бар.

Күптән түгел “Торатау” Конгресс-холлында 2023 елда Башкортстан Республикасы югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре яшь галимнәренең иң яхшы фәнни эш конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чараны Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты оештырды. Конкурс йомгаклары буенча 39 эш җиңүче дип табылды.

Уфа Фән һәм технологияләр университетының 10 тикшеренүчесе аспирантларның беренче җәйге мәктәбендә – Томск политехы белән берлектә Евразия НОЦ оештырган проектта катнашкан.

– Евразия НОЦ аспирантларының беренче җәйге мәктәбендә катнашучы буларак, бу бик кирәкле һәм кызыклы чара дип әйтә алам. Мин күп кенә белем бирү проектларында катнаштым, ләкин бу – минем өчен бөтенләй яңа тәҗрибә, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты аспирант, SPHERA фотоника мәктәбе хезмәткәре Ләйсән Бакирова. – Безне уникаль Шүлгән-Таш тыюлыгына алып бардылар. Анда безне матур табигать кочагы гына каршы алмады, без ниндидер гаҗәеп һәм бик еракта калган вакыйгаларга да “кагыла” алдык.

Икенчедән, бу безнең өчен Евразия НОЦ һәм Томск политехник университеты әзерләгән интенсив программа иде. Һәр көнне лекцияләр, дискуссияләр, стратегик сессияләр, воркшоплар һәм башка чаралар узды. Миндә постер-сессия аеруча кызыксыну уятты, аның кысаларында мин үземнең фәнни эшемне тәкъдим иттем.

Катнашучылар һәм экспертлар белән аралашу барышында төрле өлкәләргә кагылышлы уртак нокталар табылды. Белем бирү программасыннан тыш, көн мәдәни һәм спорт чараларына бай булды: көн саен иртәнге йөгерү, Агыйдел буйлап йөзү, мәгарәгә экскурсияләр, уеннар, музыка һәм башкалар.
Ике көн эчендә төрле университетлардан аспирантлар белән танышырга өлгердем. Аралашу процессында барыбыз да төрле булсак та, безнең һәрберебез әлеге чараның этәргече булырга һәм фән үсешенә үз өлешен кертергә теләве ачык күренде.

Чыннан да, әлеге уку йорты, яшь белгечләр әзерләү белән беррәттән, фән белән шөгыльләнүче яшьләрне үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Шундыйларның берсе – Уфа Фән һәм технологияләр университеты аспиранты Тәлгать Сәйфуллин. Булачак галим былтыр гына магистратура тәмамлаган. Яшь кенә булуына карамастан, ул бик күп конференцияләрдә һәм форумнарда катнашкан. Электротехник инжиниринг институты аспиранты антенналар белән шөгыльләнә, чөнки аны элемтә төрләре кызыксындыра.

– Фән белән бакалавриатта укыганда ук шөгыльләнә башладым. Дөресен генә әйткәндә, моңа фәнни җитәкчем Елизавета Грахова да зур йогынты ясады. Ул мине заманча технологияләр һәм Интернет белән чын-чынлап кызыксындырды. Мин акыллы транспорт өчен концепцияне гамәлгә ашыру һәм антенналар эшләү белән мавыгам. Фән белән шөгыльләнә башлавыма бүген әлеге өлкәгә дәүләт ягыннан зур игътибар булуы да йогынты ясады. Кампус төзелешен генә алыйк. Ул яшь галимнәргә фәнни эшләре өчен төпле нигез булып тора. Дәүләт тә фәнгә яшь кешеләрне җәлеп итү буенча зур эш башкара. Атап әйткәндә, стиендияләр, төрле грантлар яшь галимнәр өчен бик кирәк.

Әлеге вакытта “Телекоммуникацияләр системасы” кафедрасында укыйм. Кафедра җитәкчесе Руслан Котлыяров – заманча карашлы, яшьләр белән эш итүгә зур игътибар бирүче белгеч. Шуңа да безгә, уку белән беррәттән, фәнни эшчәнлек алып бару бик мавыктыргыч, – ди ул.

Әйе, фән белән шөгыльләнү, зур тырышлык, түземлек таләп итү белән беррәттән, сине аңлаучы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булучы җитәкчегә дә бәйле. Яшьләр әйтүенчә, аларның янәшәсендә һәрвакыт өлкән остазлары булу аларны дәртләндерә, фән белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыра. Монда буыннар бәйләнешенең тыгыз булуы аерым роль уйный. Сиңа ышанучы, сине яклаучы остазлар, шундый укытучылар булганда, ә дәүләт төрле яктан ярдәм күрсәткәндә, республикада фән үсешенең тагын да зуррак үрләр яулаячагына шик юк.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас