БДПУдан тагын 30 яшь педагог балаларны урыс теленә укыту өчен Кыргызстан Республикасына практикага китә. Дустанә илдә эшләү «Чит илләрдә Русия укытучысы» Халыкара гуманитар проектында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды, аның максаты — чит илләрдә урыс телен һәм Русия мәгарифен үстерү.
Республика студентлары югары белем турында дипломы булмаган килеш проектка беренчеләрдән булып кушылды. Аларның Кыргызстандагы эше педагогик практика буларак исәпкә алыначак, ә университетта укыту шәхси график буенча дистанцион форматта дәвам итә.
Проект бүген 28 илдә гамәлдә, чит илләрдә Русиядән 639 укытучы укыта. Алар 155 меңнән артык укучыга белем бирә.
Фото: bashinform.ru