Русиядә Студентлар көне 25 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1755 елда Мәскәү университеты ачылу көне белән бәйле. Нәкъ шул көнне императрица Елизавета “Мәскәү университетын оештыру турында” указга кул куя. Император Николай I вакытында Бөтенрусия бәйрәменә әверелә, ул 25 гыйнварны илдәге барлык югары уку йортлары көне буларак бәйрәм итәргә боера.
Ә менә “Татьяна көне” исеме Изге Татьяна хөрмәтенә бирелгән. 25 гыйнвар еш кына сессия ахырына туры килгәнлектән, христиан динендәге студентлар шәмнәр кабызып, изге Татьянага укуда һәм мәгърифәттә ярдәм сорап дога кыла.
Әлбәттә, бүгенге студентлар ул вакыттагыдан күпкә аерыла. Хәзер алар башка максатлар белән яши, яңа һөнәрләр сайлый. Шуны да билгеләп үтәсе килә, хәзер инде яшьләр югары уку йортына керүне мотлак кирәк дип тапмый. Урта һөнәргә ия булган яшьләргә эш табу җиңелрәк, алар дәүләт ягыннан төрлечә яклау таба, һәм, иң мөһиме, бүген алар да югары эш хакы алып эшли.
Кирилл Байболдин, мәсәлән, тиздән дипломлы фельдшер — бик тә кирәкле белгечлеккә ия булачак. Быел егет Бөре медицина-фармацевтика колледжын “Дәвалау эше” белгечлеге буенча тәмамлый, киләчәктә ул югары квалификацияле табиб булырга хыяллана. Шуңа күрә укуга да җитди карый. Уку отличнигы күп тапкырлар колледж исеменнән республика һәм бөтенрусия конкурсларында катнашкан. 2023 елда ул Ырынбурда һөнәри осталык буенча “профессионаллар” чемпионатының сайлап алу (төбәкара) этабында җиңүче була.
— Колледжга укырга кергәннән бирле үземнең бу һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем. Мин көн саен фельдшер һөнәренә гашыйк булам, һәм бу хис һәр яңа тәҗрибә белән көчәя генә бара. Бервакыт, мин практика узганда, бер пациент миңа: “Күрәсең, сез үз эшегезне яратасыз”, — диде. Һәм бу чыннан да шулай! Мин кешеләргә ярдәм итәргә яратам һәм табиб булырга хыялланам.
Колледж директоры Ниля Белобородова сүзләренчә, Бөре медицина-фармацевтика колледжы — республикада иң борынгыларның берсе. 2024 елда ул үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта колледжда, Нефтекама филиалын да исәпкә алып, 1400дән артык студент белем ала һәм 139 кеше эшли.
— Колледжның “Профессионалитет” белем бирү программасына керүе безнең өчен аеруча горурлык булды. Әлеге программа ярдәмендә клиник һәм профилактик медицина өчен кадрлар әзерләү үзәге булдырылды. Без белем бирү стандартларының актуаль таләпләренә туры килүче заманча лабораторияләрдән файдаланабыз. Бу бик мөһим, чөнки медицина кадрларын сыйфатлы әзерләү — сәламәтлек саклау системасын яхшыртуда төп факторларның берсе, — ди җитәкче.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан колледжлары “Профессионалитет” федераль проектының мөмкинлекләрен бик актив куллана. Программа кысаларында инде 2025 елда республикада 19 мәгариф-һөнәргә өйрәтү үзәге эшләячәк, аларны төзүгә 1,62 миллиард сумнан артык федераль субсидияләр җәлеп ителәчәк, республика бюджетыннан 860 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Үзәкләр саны буенча Башкортстан Русиядә беренче урында тора. Проектның эш бирүчеләрнең ихтыяҗлары нигезендә максатлы рәвештә белгечләр әзерләүгә ярдәм итүен Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы мисалында да күрергә мөмкин. Узган елдан биредә пилотсыз авиация системалары тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге ачылды. Студентлар самолет һәм мультиротор төрендәге БПЛА җыюның, аларга комплекслы хезмәт күрсәтүнең, ремонтлауның һәм конструкцияләүнең барлык этапларын үзләштерәләр. Уфа радиоэлектроника колледжының икенче курс студенты Александр Кравченко квадрокоптерлар ясый. Аның исәбендә инде 10нан артык шундый аппарат бар. Киләчәктә ул үз тормышын нәкъ менә дроннар белән бәйләргә планлаштыра.
— Миңа БПЛА операторы һөнәри юнәлеш бирәчәк, без әлегә симуляторларда эшлибез. Зур масштабларда дроннар белән идарә итү өчен зур очу зонасы бар, әмма безгә әлегә очарга рөхсәт итмиләр, шуңа күрә симуляторда тәҗрибә туплыйм, — ди студент.
Бүгенге көндә учреждениедә 11 белгечлек һәм 6 һөнәр буенча 3 меңгә якын студент белем ала. Быел Уфа радиоэлектроника колледжы “Профессионалитет” федераль проекты конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Бүлеп бирелгән акчага корпусларның берсе ремонтланачак, әлеге вакытта студентлар арткы корпусларда укый, ул 2022 елда тәртипкә китерелгән.
— 2025 елда без “Профессионалитет“ проектында җиңүче булдык. Җиңгән акчалар исәбенә ясалма интеллект, нейрочелтәрләр, квант технологияләре һәм башка юнәлешләр буенча алты яңа зона булдырылачак, алар белгечләрне иң югары дәрәҗәдә әзерләргә ярдәм итәчәк. Әлбәттә, җиһазларны яңарту федераль һәм республика грантлары, республика Хөкүмәте, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, — ди колледж директоры Игорь Нуйкин.
Башкортстан Башлыгы башлангычы белән колледжларны модернизацияләү буенча эзлекле эшне республикада 2030 елга кадәр дәвам итәргә планлаштыралар. Бу максатларга 4 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла, шул исәптән ел саен 500 миллион сум урта махсус уку йортларын заманча җиһазлауга. Мондый алдынгы җиһазлар ярдәмендә Уфа сәнгать-сәнәгать колледжында студентлар ювелир бизәнү әйберләре һәм таштан рәсемнәр ясый ала. Эшләнмәләр әзерләү өчен укучыларның кулдан күпләп бизәнү әйберләре ясау өчен барлык кирәкле югары технологияле җиһазлары бар.
— Без чыгарылыш укучыларыбызның эш бирүчеләр янына килеп, мөмкин кадәр тизрәк адаптация узып, эшкә керешүенә омтылабыз. Әлеге җиһаз бик кыйммәтле һәм заманча, анда эшләгәндә студент ювелир остаханәсе шартларына мөмкин кадәр якынрак килә, — ди ювелир эше буенча һөнәргә өйрәтү мастеры Ирина Курбатова.
Җиһазларны яңарту һәм “Профессионалитет” проектында катнашу нәтиҗәсендә, бүгенге көндә Уфа сәнгать-сәнәгать колледжы студентлары ювелир, график дизайн, тармаклар буенча дизайнер, агачка нәфис уеп ясау кебек сирәк белгечлекләрне үзләштерә ала.
Биредә яңа белгечлекләр булдырылган, һәркем үзенә ошаган һәм бүген хезмәт базарында кирәкле һөнәр буенча белем ала. Проектта җиңү колледжга 70 миллион сум акча китерә, бу акчага яңартылган биналарга заманча җиһазлар урнаштырыла. Кластерда барлыгы 750 студент белем ала, шулай ук оешмада алты яңа юнәлеш, ике белгечлек һәм дүрт һөнәр барлыкка килде. Уфа сәнгать-сәнәгать колледжы директоры Рамил Каһиров фикеренчә, хәзер студентлар киләчәккә йөз тотып һөнәр сайлый.
— Шунысы куанычлы, ата-аналарның да, мәктәп укучыларының да, заманча җиһазларны күреп, безнең колледжда белем алуга кызыксынуы арта. Алар бу һөнәрләрдә перспектива күрә, лаеклы хезмәт хакы алачакларын, эш бирүчеләрдә ихтыяҗ булачагын аңлый. Безнең уку йортында еш кына мәктәп укучыларын очратырга була, без алар өчен һөнәри юнәлеш бирү эшен башкарабыз. Аларга бездә нинди һөнәр алу, кайда һәм ничек эш табу мөмкинлеге турында сөйлибез. Безнең колледжның зур плюсы да шунда — безнең чыгарылыш укучылары сирәк белгечлек ала, мәсәлән, дизайнер, ювелир, миниатюр рәсем сәнгате рәссамы һәм башкалар. Алар киләчәктә эшкуарлар яки үзмәшгульләр буларак үсешеп, үзләре яңа эш урыннары булдыра алачак, — ди Рамил Каһиров.
Иң мөһиме, абруйлы һәм ихтыяҗ булган һөнәрне Уфада гына түгел, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да алырга мөмкин. Мәсәлән, Дүртөйле күппрофильле колледжында “Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру”, “Эретеп ябыштыручы”, “Электр монтеры”, “Пешекче” белгечлекләре буенча белем алырга мөмкин.
— Бүген һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен иң мөһим бурыч — эш бирүчеләр ихтыяҗына җавап бирү. Предприятиеләрне кирәкле белгечләр белән вакытында тәэмин итү өчен сыгылмалы булырга кирәк, — ди колледж директоры Ришат Гәрәев. — Безнең колледж мисалында шуны әйтә алам: эш бирүчеләр белән очрашулар һәм киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча без укыту программаларының вариатив өлешенә даими рәвештә төзәтмәләр кертәбез.
Бүген көндезге бүлектә 700дән артык студент укый. Әгәр балаларыбыз матур, җиһазландырылган аудиторияләрдә һәм остаханәләрдә укыса, без — көндәшлеккә сәләтле чыгарылыш укучыларын, ә ил икътисады беренче класслы белгечләр алачак, — ди ул.
Шунысын да әйтергә кирәк, былтыр гына да Башкортстанда колледжларның 15 уку корпусы 331 миллион сумга ремонтланган. Бу хакта, 10 гыйнварда үткән урта һөнәри белем бирү буенча республика советы утырышында чыгыш ясаганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Аның сүзләренә караганда, өч ел эчендә республика бюджетыннан 29 колледжга капиталь ремонт ясау өчен 1,3 миллиард сум бүлеп бирелгән. Алты коледж ике ел эчендә җиһазларны модернизацияләүгә 30 миллион сум акча алган.
— Быелдан колледжларны капиталь ремонтлау буенча федераль программа башлана. Сайлап алу йомгаклары буенча ике ел эчендә республикада федераль бюджеттан 709 миллион сумга 4608 урынга исәпләнгән 7 колледж бинасы ремонтланачак: 2025 елда — 954 урынга исәпләнгән 2 бина (бер еллык цикл); 2026 елда — 3654 урынга исәпләнгән 5 бина (4 бер еллык цикл бинасы һәм 1 ике еллык цикл бинасы), — дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе.
Менә шундый максатлар, планнар белән яши бүген урта һөнәри белем бирү учреждениеләре. Иң мөһиме, яшьләребез эштән куркыкмый, авыр булып саналган һөнәрләрне дә теләп үзләштерә. Аларга киләчәктә бары ак юллар гына телисе килә. Ә әлегә алар — студентлар. Гомерегезнең иң матур елларын күңелле, файдалы итеп үткәрегез, яшьләр. Бәйрәмегез белән сезне!
Гөлия Гәрәева.