Бу хакта республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
«Русия студентлар отрядлары» яшьләр оешмасының төбәк бүлеге барлыгы 120 отрядны үз эченә ала. Аның төп юнәлеше - җәйге чорда яшьләрне эшкә урнаштыруны оештыру. Былтыр 3,9 меңнән артык яшь кеше эш белән тәэмин ителгән. Бу күрсәткеч буенча республика ил төбәкләре арасында сигезенче урынны алды.
- Соңгы өч елда яшьләр 1,2 миллиард сумнан артык акча эшләде. Бу - соңыннан туган республикада тотынылган реаль акчалар, - дип билгеләп үтте Вито Сабиров.
Моннан тыш, студент отрядлары эшчәнлегенең юнәлешләре арасында - яшьләрне ел әйләнәсенә өстәмә эш белән тәэмин итү, тематик проектларны һәм эшче һөнәрләренә түләүсез нигездә һөнәри өйрәтү программаларын гамәлгә ашыру. Аерым алганда, үткән елда республикага 44 миллион сумнан артык федераль акча җәлеп итү нәтиҗәсендә югары уку йортлары һәм көллиятләр базасында 3,3 мең студент белем алган.
Вито Сабиров төбәктә яшьләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә оператив хезмәттәшлек итү өчен штаб булдырырга һәм аның составына студент отрядлары, республика башкарма хакимият органнары, предприятие һәм оешмалар, югары уку йортлары һәм көллиятләр вәкилләрен кертергә тәкъдим итте. Төп бурычлар арасында – вакансияләрне туплау һәм яңарту, студентларны эшкә урнаштырганчы озата бару, хезмәт проектларын гамәлгә ашыру өчен предприятиеләр билгеләү һәм яшьләр өчен кирәкле эш шартларын тәэмин итү.
Башкортстан Башлыгы республикада студентлар отрядларын үстерү буенча штаб төзү башлангычын хуплады.
- Бу - бик яхшы тарих. Егетләрнең акча эшләү мөмкинлеге бар. Асылда, барлык ведомстволардан без гамәлдәге вакансияләр буенча тәкъдимнәр җыябыз, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Хәтерлим әле, без студент чакта ике ай эшләдек, ә аннары бу акчага ел буе яшәдек. Иң яхшы истәлекләр калды. Бу практиканы актив рәвештә тергезергә кирәк.
Фото: glavarb.ru