+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
4 февраль 2025, 03:55

Күңеленә фәрештә кунган диярсең...

Иглин районында яшәүче Люция Галимованың эшләренә Русия Президенты Владимир Путин да соклану белдергән

Күңеленә фәрештә кунган диярсең...Күңеленә фәрештә кунган диярсең...
Күңеленә фәрештә кунган диярсең...
Әй син, яшьлек, азга гына киләсең дә, матур хатирәләр булып, күңелдә мәңгегә каласың. Кыска шул син, бик ашыгыч. Әмма шушы вакыт эчендә дә башларны әйләндерерлек мәхәббәтең, гомер буе атлар өчен салган сукмагың, тормышта шәхес буларак формалашыр өчен биргән хыялларың белән дә истәлекле син. Әйе, матур да син, чая, үткен дә.

Яшьлек – чыннан да, кеше гомеренең иң матур чагы. Шушы вакытта үзеңә нинди юнәлеш сайлыйсың – киләчәк гомерең дә шуңа бәйле була. Хәер, бүгенге яшьләребезнең түземлегенә, үткенлегенә, позитив, киң күңелле булуына өлкәннәр дә сокланадыр.

Люция Галимова Ульяновск шәһәрендә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогия колледжында педагог-оештыручы белгечлеге буенча белем ала. Аннары В. И. Ульянов исемендәге Ульяновск педагогия унтверситетына укырга керә. Аны да уңышлы тәмамлый.

Кыз баланың язмышы иренә бәйле, диләр. Хак сүзләр. Люция дә Иглин районы егетенә гашыйк булгач, Башкортстанга күчеп килә. Егет Ульяновск шәһәрендә хәрби хезмәт үткән була. Егет белән кыз озак очрашып йөрми, туган якка кайтып төпләнергә карар кыла.

– Әтием Татарстанда туып үскән. Әнием Ульяновскидан. Минем игезәк сыңарым һәм тагын бер апам бар. Әти-әни һәрвакыт безнең белән горурлана иде, без аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Ә менә изге күңелле булуым белән әнигә охшаганмын, – дип сүзен башлады Люция.
Башкортстанга күчеп кайткач, яшь гаиләнең бер-бер артлы уллары Таһир һәм кызлары Нурияна туа. Балалар икесе дә спорт белән дус, актив мәктәп тормышы белән яши. Инде алар үсә төшкәч, Люция эшкә чыгарга була. Әмма авыл җирендә эш табу җиңел булмый. 2016 елда педагог-оештыручы булып эшләргә чакыру ала. Хезмәт хакы бик аз булуга карамастан, яшь хатын ризалаша. Люциянең төп эше – волонтерлык оешмасын төзү була. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Бу вакытта әле рәсми рәвештә волонтерлык оешмалары булмый.

– Эшне нигездән башларга кирәк иде. Ә мин бит чит өлкәдә үсән кыз, биредә беркемне дә белмим. Тиз арада район башлыгы алдында да чыгыш ясарга кирәк иде. Тәүдә мәктәпләр буйлап йөреп чыктым. Анда волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләдем, телефон номерымны калдырдым. Бераздан миңа Полина Волкова исемле укучы язды. Шушы укучы белән без волонтерлар эзли башладык. Полина бик актив, үткен кыз булып чыкты. Ул икенче мәктәптә үзенә команда җыйды. Һәм шулай 3 кешедән торган беренче отряд барлыкка килде... Шушы кызлар белән иң беренче “СПИД – Стоп!” акциясен уздырдык, мәктәпләргә йөреп, әлеге авыру турында сөйләдек. Яңа ел алдыннан безгә тагын 15 бала кушылды. Бу юлы, спонсорлар табып, ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга бүләкләр тараттык. Районда изгелек оешмасы турында сүз чыкты. Урындагы халык тәүдә безгә гаҗәпләнеп караса, соңрак соклану белдерә башлады. Шулай итеп, 3 кыздан 300 баланы үз эченә алган волонтерлык оешмасы барлыкка килде. Балалар безгә көн саен кушыла башлады. Эшчәнлегебез бу кадәр киң җәелер дип уйламаган идем. Арытаба балаларны мәктәпләр буенча бүләргә булдым. Беренче мәктәп – “Өлкән дустым” юнәлеше буенча эшли башлады. Алар кечкенә балалар белән эш итте. Икенче отряд сәламәт тормыш алып баруны пропагандалады. Өченче мәктәп “Изгелек кыл” девизы астында эшләде. Алар хәйриячелек белән дә шөгыльләнде. Һәм дүртенче отряд – “Җиңү волонтерлары”. Соңрак “Эколог-волонтерлар” отряды да төзедек, – дип хәтерли Люция.

Волонтерларны Яшьләр эшләре һәм спорт комитеты үз канаты астына алган. Алар бик күп акцияләр оештыра, мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә килә. Хәтта югалган кешеләрне эзләүгә дә алыналар. Люция Альбирт кызының бу эшчәнлеген тиз арада республикада да күреп алалар. Алай гына да түгел, ул бик күп конкурсларда җиңү яулый. Яшь белгеч моның белән генә дә чикләнми әле. Ул үз алдына “Изгелек үзәге” төзү максатын куя. Бу инде оешманың Русия волонтерлар ассоциациясенә кушылуны үз эченә ала. Әлеге башлангыч чыгарылыш сыйныф укучылары өчен укырга кергәндә өстәмә баллар алуны да тәэмин итә. 2023 елда бу хыял да тормышка аша. Балалар белән эшләү өчен сәгатьләр алу да, бина табу да, төрле конкурсларда җиңеп, җиһазлар булдыру да, һәм иң мөһиме – кешеләргә изгелек кылу да Люциянең тормыш рәвешенә әверелә. 2020 елда хатын онкология авырулы балаларга ярдәм итү оешмасына да кушылган. Авыру балаларны дәвалауга акча җыю белән дә шөгыльләнә ул.

– Бу авыруның никадәр куркыныч булуы турында сөйләп торасы түгел. Әмма бик күп баланы әлеге авыру тырнагыннан йолып кала алдык. Кызганычка каршы, ярдәм итә алмаганнары да бар шул, – дип борчыла ул.
Яшь белгеч Русия Президенты Владимир Путиннан, республика Башлыгы Радий Хәбировтан да дәүләт бүләкләре кабул итә.
Хатын-кыз эшендә бик зур уңышларга ирешсә дә, тәү чиратта, ул әни, сөекле тормыш юлдашы булып кала. Әлеге башлангычларда аның тормыш иптәше һәрвакыт таяныч булып тора.
– Полиция хезмәткәренең эшен күпләр белә. Көннәр буе эшләсенме, яисә төнгелеккә чыгып китсенме – барысын да үттек. Һәм менә аңа хаклы ялга чыгарга вакыт җитте. “Люция, ике баланың үскәнен күрмәдем дә диярлек. Хаклы ялга чыккач, буш вакытым күп булыр. Әйдә, өченчене дә алып кайтыйк. Минем дә бала тәмен тоясым килә”, – диде ул. Шулай итеп, тагын бер кызга гомер бирдек. Гаиләбез тагын да тулыланып, күркәмләнеп китте, – ди Люция.
Әти кеше, чыннан да, сүзендә тора. Кызчык дөньяга килү белән сабыйны кулыннан да төшерми ул. Бала әтисе белән генә йоклый, урамга да әтисе белән чыгарга ярата. Бу вакытта яшь гаилә Иглиндә зур, матур йорт та җиткерә. Менә шулай тормышка гашыйк, матур гаилә булып яшәгәндә ил зур сынау алдына баса.
– Махсус хәрби операция башлангач, Вадим тәмам тынычлыгын югалтты. “Безнең егетләр анда гаделлек өчен көрәшә, ә мин өйдә уты-
рам”, – дип үз-үзен битәрли башлады. Шулай итеп, хаклы ялга чыгып, ярты ел гына өйдә торды да, контракт төзеп, ул да китте, – ди Люция.
Чыннан да, мондый егетләрне тәрбияләгән әниләргә сокланмый мөмкин түгел. Үз илен шулкадәр яратып, аның өчен даими җаваплылык тойган улларны тәрбияләү җиңел түгелдер. Әмма гаилә башлыгының әнисе дә улының бу карарына каршы булмый. Алай гына да түгел, ирнең игезәк сыңары да күптәннән инде СВО зонасында хезмәт иткән була.

– Дөресен генә әйткәндә, иремнең бу карарына сөенмәдем. Кечкенә 3 бала белән чит өлкәдә торып калу авыр булды, бик күп еладым. Әле алай гына да түгел, әтисе кулында гына күтәреп йөрткән кече кызыбыз әтисен таптырып йөдәтә иде, – ди Люция.

Октябрьдә гаилә башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан. Хокук саклау органнарында эшләүчеләр төрле хәлләрне күрә. СВОга киткәндә Вадим да хатынын шулай тынычландырган, имеш, ул күнеккән, аңа анда авыр булмаячак. Әмма Люция әйтүенчә, ире бик нык үзгәргән. Чыннан да, бик зур түземлек һәм чыдамлык кирәк анда.

– Тәүдә авыр булды. Киткәч тә аларны махсус заданиегә җибәрделәр. Бер ай аннан бер хәбәр дә булмады. “Борчылма. Нәрсәдер булса – хәбәр итәрләр”, – диде. Минем нәрсә кичергәнемне бер Аллаһ кына белә. Дингә тартылу мине шушы халәтемнән чыгарды да инде, – ди ул.

Яшь хатынга 3 баланы тәрбияләргә, эшләргә, хуҗалыкны алып барырга, бакча үстерергә кирәк. Вадимның әти-әнисе дә киленнәренә кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Люция һәрвакыт изгелеккә тартылып яши. Махсус хәрби операция башлангач та ул җиңүгә үз өлешен кертергә кирәклеге турында уйлана башлый. Аның тормыш иптәше Ватан өчен көрәшсә, тыныч тормышта да авыр хәлдә калучылар барлыгын яхшы аңлый ул. Атап әйткәндә, ирләре, уллары СВОга киткән хатын-кызларга ярдәм итәргә була . Шул рәвешле “Кызыл хач” һәм “Ярымай” волонтерлык оешмасына кушыла.

– 7 яшьлек чагымда гәзиттән “Тереза-Ана” турында мәкалә укыдым. Ул күбрәк дин буенча ярдәм иткән булган. Дөресен генә әйткәндә, мин волонтерлыкның барлык юнәлешләре буенча да эшләдем һәм инде ниндидер бер чикне үтәргә кирәк иде. Бүген “Кайнар линия”дә эшлим. Безнең үзебезнең чат бар. Анда ирләре, уллары СВОда булганнар аралаша. Миңа шундыйларның номерын җибәрәләр һәм мин телефон аша аларга психологик ярдәм күрсәтәм. Берсенең ире хәбәрсез югалган, икенчесенеке һәлак булган, өченчесенеке гарипләнгән һәм башкалар. Гадәттә, андый хатын-кызлар аралашуга зур теләк белән кушыла. Алар, чыннан да, әлеге хәлне ничек кичерергә белми. Татарстанда яшәүче бер хатынның ире күптән түгел һәлак булды, 3 баласы бар. Аның белән даими аралашабыз. Икенчесе ире белән һәрвакыт язышып торган булган. Ире һәлак булгач, ул миңа, иренә язган кебек, көн дә яза башлады. Менә шулай бер-беребезгә ярдәм итәбез, – ди ул.

Бер кеше күңеленә шулкадәр изгелек сыйган. Моны Аллаһның бер рәхмәте итеп кабул итәргәме, әллә үзеңне шулай тәрбияләргә кирәкме? Андый кешеләр арабызда күбрәк булсын иде. Илебез нәкъ менә шундый яшьләргә таяна, нәкъ шундыйлар тормышыбызны бизи.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас