+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
5 февраль 2025, 10:29

Укырга кая барырга?

Вузара кампус резидентлары, илнең барлык югары уку йортлары кебек үк, үзләренең рәсми сайтларында, Русия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы нигезендә, 2025/26 уку елына кабул итү кагыйдәләрен бастырды.

Укырга кая барырга?Укырга кая барырга?
Укырга кая барырга?

Әйтик, Уфа Фән һәм технологияләр университеты 2025 елда югары белем бирүнең барлык дәрәҗәләренә һәм әзерлек юнәлешләренә кабул итү өчен 5575 бюджет урыны тәкъдим итә, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 509 урынга күбрәк.

Бюджет урыннары саны импортны алмаштыру программасына һәм илнең технологик лидерлыгын тәэмин итүгә бәйле икътисадның өстенлекле юнәлешләре буенча өстәлде. Машина төзелеше белән бәйле белгечлекләргә җыю йөзгә якын урынга арткан, шулай ук электрон техника һәм элемтә системалары буенча белгечләр өчен «бюджет» та шактый өстәлгән. Якын киләчәктә илнең санлы иминлеге өчен җавап бирүче IT-белгечләр һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге профессионаллар кирәк булачак. Шулай ук, гуманитаристика өлкәсендә белгечләргә дә ихтыяҗ булачак: тарих һәм социаль эшкә бәйле юнәлешләргә урыннар күпкә арттырылган.

УУНиТның Бөре, Ишембай, Күмертау, Нефтекама, Сибай, Стәрлетамак шәһәрләрендәге филиалларында да әзерлекнең барлык дәрәҗәләренә бюджет урыннарына кабул итү артты, дип билгеләп үттеләр вузда.

Яңалыкларның тагын берсе - кайбер юнәлешләргә керү өчен имтиханнар исемлеге үзгәрде. Әйтик, кайбер укыту программаларында мәҗбүри исемлектән чит тел төшереп калдырылган.

Коммерцияле укытуга кабул итүнең федераль тәртибе дә үзгәрде. Элек югары уку йортлары, абитуриентлар гариза биргән саен, теләсә кайсы вакытта «платниклар» җыюны арттыра ала иде. Хәзер 1 апрельгә кадәр барлык университетлар да коммерция урыннарының төгәл санын билгеләргә тиеш. Шуңа күрә кайбер очракларда укырга керүчеләр хәтта түләүле укуга да конкурс аша үтәргә мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас