+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
5 февраль 2025, 05:00

Вузара кампус фән көннәренә чакыра

8 февральдә Русия фәне көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм алдыннан Евразия НОЦы вузара студентлар кампусында республика галимнәренә багышланган күргәзмә ачылды.

Биредә яңа гына эшли башлаган һәм күренекле фән эшлеклеләре – УУНиТ, УДНТУ, БДМУ, БДАУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ, РФА ИПСМ һәм РФА УФИЦ галимнәренең казанышлары күрсәтелгән. Галимнәрнең фотосурәтләрен шулай ук шәһәрнең җәмәгать мәйданчыкларында: баннерларда һәм Уфада экраннарда да күрергә мөмкин булачак.

- Русия фәне көне - илебез галимнәренең казанышлары белән танышу һәм көн саен Русия белән Башкортстанның технологик суверенитеты өстендә эшләүчеләрнең исемнәрен белү өчен менә дигән мөмкинлек. Республиканың алдынгы фәнни коллективлары нинди тикшеренүләр алып барганын вузара кампуста белергә була: экскурсиягә язылу кампус сайтында бар, – диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Кира Галәмова.

Русия фәне көне уңаеннан башкалада яшәүчеләр өчен тагын бер бүләк -НОЦ лекориена бару мөмкинлеге булачак. 11 февральдә Уфада Иркутск химия институты директоры чыгышы була. А.Е. Фаворский СО РАН Андрей Иванов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас