+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
12 февраль 2025, 12:13

"Яшь галимнәргә дәүләт ярдәме һәрвакыт кирәк"

Биология фәннәре кандидаты Әлфия Шәрипова бу җәһәттән үзенең фикерләре белән уртаклашты.

"Яшь галимнәргә дәүләт ярдәме һәрвакыт кирәк"
"Яшь галимнәргә дәүләт ярдәме һәрвакыт кирәк"

2022-24 елларда республика югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларда эшләүче 133 яшь белгеч үзләренең торак шартларын яхшыртты. Шулай ук 531 белгеч Русиядә һәм чит илләрдә фәнни-гыйльми стажировка үтте. Моның өчен 378 миллион сум бүленде. Әлеге башлангыч республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстан Республикасында югары белем бирү мәгариф оешмаларының яшь фәнни-педагогик хезмәткәрләренә һәм фәнни оешмаларның яшь фәнни хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме турындагы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Бу җәһәттән биология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт аграр университетының азык-төлек технологияләре факультетының гомум туклану һәм үсемлек чималын эшкәртү технологияләре кафедрасы доценты Әлфия Шәрипова үз фикерләрен җиткерде.

- Торак шартларын яхшырту өчен һәм "В.М. Горбатко исемендәге азык-төлек системаларының фәнни үзәге" федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесендә стажировка үтү өчен мин дә бу ярдәмне алдым. Бу миңа үземнең белемемне арттыру, үсемлек чималын эшкәртү өлкәсендәге соңгы ачышлар. белән танышу мөмкинлеген бирде. Әлбәттә, бу минем эшчәнлегемдә дә чагылыш тапты.

Соңгы елларда фәнгә игътибар артты. Яңа программалар барлыкка килү, мөмкинлекләрне арттыру, заманча ысуллар куллануга караш бермә-бер үсә. Шулай ук үзебенең яшь галимнәрнең нәкъ шушы респулткада, илдә эшләвенә дә ярдәм зур. Бүген бер теләгән һәр проектыбызны Башкортстанда тормышка ашыра алабыз. Моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Киләчәктә дә у өлкәдә ярдәм дәвам итсен иде, бу яшь белгечләргә тагын да зуррак максталарга ирешүгә зур этәргеч булачак, - диде ул.

Фото: шәхси архивтан.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас