+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
17 февраль 2025, 06:54

Вузара кампус резиденты "Ростех" корпорациясе белән эшли

Вузара кампус резиденты - Уфа Фән һәм технологияләр университетының «Киләчәк моторлары» инженерлык мәктәбендә резерв генераторлар (алар "Ка-62" тибындагы вертолетларда кулланыла), шулай ук стартер-генераторлар эшлиләр. Соңгыларын перспективалы киң фюзеляжлы пассажир һәм транспорт самолетларында кулланырга планлаштыралар.

Вузара кампус резиденты "Ростех" корпорациясе белән эшлиВузара кампус резиденты "Ростех" корпорациясе белән эшли
Вузара кампус резиденты "Ростех" корпорациясе белән эшли

Параллель рәвештә югары уку йорты лабораторияләрендә механик йогынтысыз гына инструментны ныгыту һәм өслекне тигезләүнең уникаль экологик чиста технологиясен булдыру өстендә эш алып барыла.

– Катлаулы формадагы һәм зур үлчәмдәге детальләрне коры электропольләштерү өчен без төзегән, импортны алмаштыра торган җайланма детальнең катлаулы-профильле өслегенең кыен урыннарын тигез эшкәртергә мөмкинлек бирә, бу авиация газ турбиналы двигательләренең эксплуатация характеристикаларын арттыру өчен бик мөһим, – дип билгеләп үтте УУНиТның технология һәм машина төзелеше кафедрасы профессоры Николай Криони.

"Ростех" корпораиясе Башкортстан Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең индустриаль партнеры булып тора. Уңышлы хезмәттәшлекнең тагын бер мисалы - Русия Фәннәр академиясенең Металлларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институтында эшләнгән "ПД-14" авиация двигателе элементын – вентиляторның буш калак сөяген әзерләү технологиясе.

- Төбәкнең актив һәм динамикалы үсеше аның фәнни-тикшеренү секторы һәм сәнәгать предприятиеләре кооперациясеннән башка мөмкин түгел. НОЦ һәм вузара кампус әлеге тармак вәкилләренә берләшергә, нәкъ менә төбәк дәрәҗәсендә конструктив диалог төзергә мөмкинлек бирүче мәйданчык булды. Чөнки сәнәгатьнең конкрет бурычларын хәл итү өчен югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында формалашкан командалар белән эшләү уңайлырак. Бүген үк без моның нәтиҗәләрен күрәбез, - диде "Ростех"ның фән һәм бизнес кооперациясе буенча идарәче директоры Елена Дружинина.

Евразия НОЦ эшчәнлеге кысаларында 5 ел эчендә төбәктә 8 меңнән артык заманча эш урыны булдырылган. 400дән артык җитештерү технологиясе һәм югары технологияле продукция эшләнгән, алар инде җитештерүгә кертелгән. Башкортстанда фәнне һәм инновацион компанияләрне үстерү өчен ярдәм чаралары гамәлдә. Республика бүген фәнни-технологик үсеш буенча алдынгы регионнар унлыгына керә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас