+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
21 февраль 2025, 09:32

Федераль конкурста җиңүче Уфаның вузара кампусында стажировка узачак

Мичурин дәүләт аграр университеты Инженерлык институтының 3нче курс студенты Андрей Хохлов Уфага фәнни стажировкага киләчәк.

Федераль конкурста җиңүче Уфаның вузара кампусында стажировка узачакФедераль конкурста җиңүче Уфаның вузара кампусында стажировка узачак
Федераль конкурста җиңүче Уфаның вузара кампусында стажировка узачак

Егет - бөтен илдән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Фән. Геройлар территориясе" конкурсы җиңүчеләренең берсе. Анда 90 меңнән артык укучы һәм студент катнашты.

Беренче өч урынга ия булучыларны илнең әйдәп баручы фәнни үзәкләрендә: Ерак Көнчыгыш федераль университетында, Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтында һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында стажировкалар көтә. Яшьләр фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уникаль тәҗрибә алачак, киләчәктә үсәргә планлаштыра торган юнәлешләрне өйрәнәчәк, үзләрен кызыксындырган фәнни өлкәдәге галим-практиклар белән танышачак.

- Без Андрей Хохлов өчен бай стажировка программасы әзерлибез. Ул агросәнәгать комплексында һәм машина төзелеше тармагында технологик процесслар хәвефсезлеге өлкәсендә яңа белемнәр, күнекмәләр ала алачак, - дип сөйләде Башкортстанның НОЦ идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас