+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
21 февраль 2025, 13:12

Коммерцияле булмаган оешмалар Президент Грантлары фонды конкурсында катнашачак

Президент Грантлары фондының 2025 елгы икенче конкурсына гаризалар 3 февральдә кабул ителә башлады.

Коммерцияле булмаган оешмалар Президент Грантлары фонды конкурсында катнашачак
Коммерцияле булмаган оешмалар Президент Грантлары фонды конкурсында катнашачак

Коммерцияле булмаган оешмалардан гаризалар Фонд сайтында 17 мартта Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Конкурста 2024 елның 17 сентябреннән дә соңга калмыйча теркәлгән һәм гамәлгә куючылар составында хакимият органнары булмаган, коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала. Конкурска гаризалар кабул итү тәмамланган көнгә Президент Грантлары фонды тарафыннан бирелгән ике грантка ия булган, аларның һәркайсын куллану 2025 елның 1 июленнән соңга калып каралган оешмалар катнаша алмый.

Тулырак шартларны конкурс турындагы нигезләмәдә табарга була, барлык мәгълүмат Фонд сайтында бар. Төп сорауларга җавапларны ярдәм үзәгендә бирәчәкләр. Гаризаны әзерләргә Фондның социаль проектлау буенча онлайн-курсы ярдәм итәчәк.

Фонд гаризалар бирүне соңгы көннәргә калдырмаска киңәш итә, чөнки конкурста катнашучыларның, әгәр алар җибәрелсә, техник хаталарны төзәтергә вакыты калмаячак.

Конкурска йомгак июньдә ясалачак, хупланган проектлар 1 июльдән гамәлгә кертелә.

Фото: resbash.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас