Чарага төбәкнең агросәнәгать комплексыннан 165 яшь белгеч һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары студентлары җыелды. Алар үз-үзеңне тормышка ашыру темасына панель дискуссияләрдә һәм осталык дәресләрендә, шулай ук авыл территорияләрен үстерү өчен стартап-проектлар эшләү буенча гамәли сессияләрдә катнашты.
Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклаганча, Башкортстан - илнең әйдәп баручы аграр төбәкләренең берсе.
- Безнең республика сөт, ит, кымыз һәм бал җитештерү буенча лидерлар өчлегенә керә. Без шактый күләмдә бөртекле ашлык, яшелчә үстерәбез, май һәм шикәр җитештерәбез, – диде төбәк җитәкчесе. – Без индустриаль авыл хуҗалыгын формалаштыру юлыннан барабыз, акчаларны инфраструктураны үстерүгә һәм производстволарны модернизацияләүгә тотынабыз. Мисал китерәм: 2018 елдан башлап без 21 индустриаль ферма ачтык, аларда республика товар сөтенең 42 проценты җитештерелә. Тармак торган саен технологиялерәк була бара.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгында 50 меңгә якын кеше эшли.
– Бу кешеләр безне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә, – диде Радий Хәбиров. - Агросәнәгать комплексында, әлбәттә, билгеле бер күләмдә кадрлар кытлыгы бар - 5 меңгә якын белгеч җитми. Шуңа без авылда эш сайлаган яшь кадрларга ярдәмне көчәйттек, - диде ул.
Башкортстан Башлыгы республикада авыл хуҗалыгын үстерү өчен төп бурычларның берсе дип инвестицияләр җәлеп итүне атады.
- Шуны аңларга кирәк: бу өлкә һәрвакыт чыгымлы булачак, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе. - Ярдәмнең күп төрләре бар, шуларның берсе - федераль грантлар һәм субсидияләр. Бу елга Башкортстан буенча алар 5 миллиард сумга якын тәшкил итә, өстәвенә, ташламалы банк продуктлары. Эш башлаучы фермерлар өчен - «Агростартап» гранты, ә гаилә бизнесын үстерергә теләүчеләр өчен «Гаилә фермалары» гранты каралган. Шуңа күрә сез аңларга тиеш, дәүләт ярдәме чараларының шактый алга киткән системасы бар. Без авылга бик сак карарга тырышабыз.
Радий Хәбиров, шулай ук, авыл яшьләре вәкилләренә «Башкортстан Республикасы волонтеры» мактау билгеләрен тапшырды.
Фото: mgazeta.com