+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
23 февраль 2025, 13:20

Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!

Аскын районында "Онытылмас исемнәр" дип аталган хәрби-патриотик конкурс тәмамланды. Көнгәк мәктәбеннән отряд анда икенче урынны яулады.

Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!
Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!

Аскын районының Көнгәк авылы мәктәбе базасында агымдагы елның гыйнварында "Патриот" яшьармиячеләр отряды оештырылды, тиз арада ул Бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәтенең бер өлешенә әверелде.

Отряд сафына теләсә кайсы укучы керә ала. Укудан буш вакытта отряд вәкилләре мемориалларны һәм обелискларны саклау буенча эш алып бара, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, районның мәдәни һәм спорт чараларында катнаша.

Яшь отрядта әлегә дүрт кенә кыз бар: алар - Эвелина Аптрашева, Регина Гыйльманшина, Гөлшат Миниханова һәм Ландыш Сөләйманова. Алар шушы кыска гына вакыт эчендә игелекле эшләр башкарып, үзләрен рухи яктан үстерергә, төрле проектларда катнашырга өлгерде.

Яшьармиячеләр катнашкан конкурсларның берсе - "Онытылмас исемнәр" бәйгесе. Ул Аскын районы мәгариф учреждениеләре арасында үткәрелде. Максаты - махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр истәлеген саклау, мәктәп музейларын үстерү (СВО яугирләре истәлегенә һәм хөрмәтенә альбомнар булдыру, музейны хәрби экспонатлар белән тулыландыру), укучыларны патриотик һәм әхлакый яктан үстерү. "Патриот" отряды вәкилләре, шәхси тарихларга, хатларга һәм истәлекләргә игътибар биреп, урындагы СВО яугирләре турында материал әзерләде, махсус хәрби операциядә һәлак булган өч кеше истәлегенә альбомнар тәкъдим итте.

Конкурс йомгаклары буенча "Патриот"лылар икенче урынны яулады. Аскын районы хакимияте Көнгәк авылы урта мәктәбе коллективын Мактау грамотасы белән бүләкләде.

"Патриот" отряды вәкилләренең тормышы уңышларга бай ­булсын!

Фото: Рауза Таваева

Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!
Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!
Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!
Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!
Дан һәм хөрмәт сезгә, яугирләр!
Автор: Денис Таваев
Читайте нас