Башкортстанның атказанган артисты Иркәнең концертларында күргәнегез бардыр, кечерәк буйлы бер кыз аны телефонга төшереп йөри, әле залга чыга, әле сәхнә артына кереп китә, әле сәхнәдәге тамашаны елмаеп, яратып карап тора... Бу - Айсылу, Иркәнең өлкән кызы. Әнисенең ярдәмчесе.
Социаль челтәрдәге видеода күренгәнчә, аннан интервью алалар. Баксаң, Айсылу чит илләрдә туризм өлкәсендә эшләргә хыллана, шул юнәлештә белем ала икән. Әнисе аны хуплый, хәтта шул илләрнең берсендә яшәвен дә тели икән.
«Ераграк, баерак илләргә китеп, Раббым, шунда гомерләрен үткәрсен, бәхете булсын. Шуннан миңа путевка гына җибәреп ятсын», – ди ул.
Әмма әңгәмә соңында моның шаярау булуына ишарә бар. "Шуның белән әкият тәмам", - ди Иркә.
Агыйделнең аръягында бер энәгә - бер сыер... Балаларыбыз яныбызда, үз илебездә яшәп, читләргә кунакка гына барып йөрерлек тормыш телик үзебезгә.
Фото: Иркәнең шәхси архивыннан.