Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары структурасында үзгәрешләрне раслады. Бу хакта ул Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә игълан итте. Республикада Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзелде. Шулай ук, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын министрлыкка үзгәртү турында карар кабул ителде.
Республика Башлыгы яшьләр белән актив хезмәттәшлек итә: атна саен очрашулар югары уку йортлары, “Патриот” яшьләр үзәге, “Кампус” киңлекләре һәм башка урыннарда уза. Мондый формат актуаль проблемалар турында турыдан-туры фикер алышырга мөмкинлек бирә, хакимият белән яшь буын арасында ышанычлы диалог формалаштыра. Шуңа да әлеге башлангыч бу җәһәттән тагын да үсешергә мөмкинлек бирәчәк. Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын министрлыкка үзгәртеп кору, ведомствоара программаларны координацияләүне һәм ресурс базасын киңәйтүне дә кертеп, өстенлекле бурычларны хәл итүдә стратегик роль уйнаячак.
Министрлык булдыру, яшьләрне җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү омтылышларын һәм читтән деструктив йогынтыны да кертеп, үсә баручы хәвеф-янауларга җавап булачак. Институциональ базаны көчәйтү үсеп килүче буында бүгенге көн кыйммәтләре ориентирларын тәрбияләүгә, һөнәри юнәлешкә һәм социаль ярдәм аша яклауга юнәлтелгән.
Акцент комплекслы чишелешләргә юнәлтелгән: девиант тәртипне кисәтүдән алып, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен шартлар булдыруга кадәр. Мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәнең көчләрен берләштерү министрлык эгидасы астында патриотик тәрбия һәм яшьләр эшкуарлыгы кебек проектларны нәтиҗәле гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Реформа Башкортстанның озайлы вакытка исәпләнгән стратегиясен чагылдыра: яшьләргә ярдәм итү аша социаль-икътисади үсешкә нигез салына. Кадрлар потенциалын ныгыту, инфраструктураны үстерү һәм яшь кешеләрне идарә итү процессларына җәлеп итү республикада уңай үзгәрешләрнең драйверы булачак.
Республикада яшьләр сәясәте ничек оештырыла соң?
Башкортстан – яшьләр төбәге
Башкортстан – Русиянең иң яшь төбәкләренең берсе. Республикада яшьләр саны 1,057 миллион кеше тәшкил итә (төбәк халкының гомум саныннан 26 проценты). Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында – беренче, Русия Федерациясе субъектлары арасында 7нче урында.
Грант акчаларын җәлеп итү
2024 елда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан форум кампаниясен һәм Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсын үткәрү нәтиҗәләре буенча республика яшьләре гомум суммасы 78 миллион сумнан артыграк булган 143 грант отты. Яшьләр җәлеп иткән грант акчалары күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында – 5нче, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2нче урынны алды.
“Йәшлек регион”
Былтыр Башкортстанда яшьләр учреждениеләрен ремонтлау буенча “Йәшлек регион” төбәк программасын гамәлгә ашыру дәвам итте һәм әлеге программа кысаларында ел йомгаклары буенча 5 яңа яшьләр киңлеге эшли: алар – башкалада “Орбита” яшьләр үзәге һәм Күмертау, Агыйдел шәһәрләрендәге, Краснокама һәм Хәйбулла районнарындагы профильле учреждениеләр.
Волонтерлар
Республиканың волонтерлык хәрәкәте Русиядә алдынгылардан санала. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, республикада 3700дән артык ирекле оешма эшли, аларның эшчәнлегенә 552,8 мең кеше җәлеп ителгән, бу республика халкының якынча 14,8 процентын тәшкил итә. Узган елда Башкортстан Республикасында “Игелекле эшләр төбәге” волонтерлыгына ярдәм итүнең төбәк практикасы гамәлгә ашырылды, аның кысаларында федераль финанслауны җәлеп итеп (5,77 миллион сум), төбәктә волонтер-остазлар әзерләү проекты гамәлгә ашырылды. Шулай ук, 51 волонтер төбәк Башлыгының “Башкортстан Республикасы волонтеры” мактау билгесе белән бүләкләнде.
Халыкара дуслык клубы
Русия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча үткән елгы Бөтендөнья яшьләр фестиваленең “Мәдәни шефлык” программасын дәвам итү кысаларында төбәкләрдә чит ил һәм Русия яшьләре арасында аралашу, мәдәни һәм мәгариф алмашуын үстерү, фән, мәдәният, спорт һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен Халыкара дуслык клублары ачылды.
Студентлар отрядлары
Төбәктә студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү өчен “Русия Студентлар отрядлары” җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге эшли. 5987 кеше аның әгъзасы булып тора, шулардан 3931 кеше 2024 ел йомгаклары буенча икътисадның төрле тармакларында эшкә урнаштырылды.
Тематик очрашулар
Узган елдан төрле мохиттәге яшьләр вәкилләре өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы белән тематик очрашулар үткәрелә, алар белем бирү-мәгърифәтчелек программасы белән баетыла.
Былтыр блогерлар, волонтерлар, студентлар, дәүләт хезмәткәрләре, эшләүче яшьләр белән очрашулар оештырылды. Быел эшкуарлар, студентлар һәм аграрийлар белән очрашулар үтте.
Бердәм инфраструктура үсеш ала
Яшьләр белән системалы эшләүнең төп юнәлешләренең берсе – аларны патриотик мәгънәләр белән тулы уңай практикага җәлеп итү, төрле юнәлешләр буенча яшьләр чараларын уздыру һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү.
Моның өчен республикада яшьләр сәясәтенең бердәм инфраструктурасы үсеш ала, анда республика яшьләр үзәге – ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм 68 муниципаль учреждение җәлеп ителгән. Республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге яшьләр сәясәте учреждениеләрендә бүген 1,5 меңгә якын хезмәткәр эшли.
Мәйданчыклар
Эштә мөһим өстенлек – гражданлык-патриотизмга нигезләнгән заманча яшьләр киңлекләре булдыру. Анда яшьләр буш вакытларын файдалы уздырырга, уңай вакыйгаларга җәлеп ителергә һәм үзләренең позитив үсеш траекториясен формалаштырырга мөмкин. Федераль һәм төбәк мөмкинлекләре ярдәмендә 2023 елда 6 яшьләр киңлеге яңартылды.
Социаль проектлар
Мөһим юнәлеш – яшьләрне төрле тематик форумнар уздыру аша уңай патриотик чараларга җәлеп итү. Алар барышында яшьләр, “яшьләр яшьләр өчен” принцибын кулланып, киләчәктә үз проектларын гамәлгә ашыра алачак. Әлеге эш яшьләргә проектлаштыруга өйрәнергә мөмкинлек бирә һәм авылларда, шәһәрләрдә проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль грантлар җәлеп итәргә булыша. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, республика яшьләре “Росмолодежь”ның гомум суммасы 78,6 миллион сумлык 143 грантын отты. Бу күрсәткеч буенча республика Русия төбәкләре арасында беренче бишлектә ышанычлы позициядә тора.
Милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү
Былтыр “Бердәмлек – единство” проектын гамәлгә ашыру башланды. Әлеге чараларның мөһим өлеше – идеологик әңгәмәләр уздыру. Югары уку йортлары студентлары өчен бу юнәлештә “Күптөрлелектә бердәмлек: күпмилләтле Русия һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр” дигән яңа мәгърифәтчелек лекторийлары уздырыла башлады.
Психологик ярдәм
Бүген яшьләр арасында балаларга һәм үсмерләргә психологик ярдәм күрсәтүгә һәм аларның менталь сәламәтлеген саклауга ихтыяҗ зур. Бу тышкы факторларның, шул исәптән социаль челтәрләрнең, көчле йогынтысы белән бәйле. Бу эшне башкару өчен республикада Яшьләр социаль-психологик үзәге һәм аның заманча психодиагностика җайланмалары белән җиһазландырылган филиаллары эшли. Бүген үзәк эшендә аерым бурыч һәм өстенлек – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү.
Оператив хезмәттәшлек
Студентлар бергәлеге белән эшне җайга салу өчен быел бердәм алымнарны системалаштыруга һәм трансляцияләүгә басым ясалды. Оператив хезмәттәшлек итү өчен былтыр февральдә Яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча югары уку йортлары проректорлары советы оештырылды, ә майда Республика студентлар советы төзелде.
Шулай ук, республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлегенең бердәм клуб моделе кертелде, ул чаралар уздыру кысаларында студентлар мохитенә уку төркемнәре дәрәҗәсенә кадәр үтеп керергә мөмкинлек бирә.
Студентлар язы
Узган елда “Русия Студентлар язын” үткәрү системасы яңадан эшли башлады һәм югары уку йортлары студентлары, урта һөнәри белем бирү оешмалары, мәктәп укучылары һәм эшләүче яшьләр өчен күләмле 4 проект гамәлгә кертелде, катнашучылар саны өч тапкырга артты.
Шулай ук, яшьләр белән эшләүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – Башкортстан Республикасыннан чыккан студентлар белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу.
Эшләүче яшьләр
Былтыр яңа юнәлеш старт алды – без системалы рәвештә хезмәттәшлек иткән эшләүче яшьләр белән мөнәсәбәтләрне активлаштыру. Эшләүче яшьләрнең беренче мәртәбә Республика слеты уздырылды.
“Без бергә”
Яшь кешеләрне уңай практикага җәлеп итү элементларының берсе – иреклелекне үстерү. Моның өчен республикада волонтерларга ярдәм чаралары кертелгән, системалы нигездә мәгърифәтчелек һәм мотивацияле чаралар үткәрелә.
“Без бергә” оператив волонтерлык штаблары республиканың барлык муниципалитетлары базасында эшли, Добро.рф федераль платформасын популярлаштыру бара, анда республикадан 153 мең волонтер теркәлгән – әлеге күрсәткеч буенча төбәк илдә 7нче урында тора.
Яшьләр оешмаларына ярдәм
Яшьләр белән эшне оештыруда мөһим партнерлар – республиканың яшьләр оешмалары. Аларга да системалы ярдәм күрсәтелә – республика Башлыгы Грантлары фонды кысаларында аерым грант конкурслары үткәрелә, төзелүче инфраструктура объектларында бүлмәләр бирелә, оешма лидерлары белән очрашулар үткәрелә.
Гражданлык-патриотик тәрбия
Яшьләр белән эшләүнең мөһим элементы – муниципалитетларда гражданлык-патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү.
Ел саен әлеге чараларның саны арта. Төбәк һәм муниципаль чаралар – СВОда катнашучылар белән ачык диалоглар форматында очрашулар, шулай ук трофей техникасы һәм корал күргәзмәсе белән күрсәтмә экспозицияләр үткәрү.
Җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр сәясәте өлкәсе волонтерлары гуманитар ярдәм җыю эшенә актив кушылалар. Әйтик, узган ике елда волонтерлык штаблары тарафыннан 12,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган.
Гөлия Гәрәева.