

Бу уникаль конкурс, анда катнашып, студентлар һәм яшь галимнәр үз бизнесларын эшләтеп җибәрү өчен 1 миллион сум алырга мөмкин. Барлык кирәк нәрсәләр - инновацион идея, ул Санлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химик технологияләр һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклый торган энергетика, креатив индустрияләр кебек төп өлкәләрнең берсендә яңа продукт яисә чишелеш өчен нигез була ала.
Программаны эшләтеп җибәргәннән соң өч ел эчендә Русия югары уку йортларының 18 меңнән артык студенты конкурста катнашты, шуларның 4,5 меңе 1әр миллион сум акча алды һәм үз стартапларын эшләтеп җибәрде. Алар арасында Башкортстаннан 280нән артык җиңүче бар. 2025 елда бөтен Русиядән 2500 проект ярдәм алачак.
Фото: mgazeta.com