

6 майда Уфаның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 76нчы җиңел атлетика эстафетасы узды. Ярышларда спорт ветераннары, мәктәп, колледжлар һәм югары уку йортлары укучылары, кадетлар, эшләүче яшьләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар катнашты.
Уфа эшкуарлык, экология һәм дизайн колледжы студенты Элина Хәбибуллина эстафетада беренче тапкыр катнаша һәм җиңүгә өметләнә, үзенә җиңел этап эләкте, дип саный. Аның өчен үз дистанциясен йөгереп чыгу кыен булмаган, чөнки беренче сыйныфтан ук кыз җиңел атлетика һәм полиатлон белән шөгыльләнә.
- Җиңү эстафетасы бик мөһим, мин аның оештырылуына шат һәм анда катнаша алдым. Чөнки бу спортны үстерү генә түгел, илебез азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарны һәм сугышта һәлак булганнарны искә алу да, - дип уртаклашты Элина.