+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
14 Май 2025, 05:00

Үзара ярдәм социаль челтәре булачак

«Студентлар стартабы» конкурсының миллион сумлык грант иясе, Уфа университетының 4нче курс студенты Булат Әюпов «ИИ-рекомендация системасы белән үзара ярдәм социаль челтәре»н төзи.

Үзара ярдәм социаль челтәре булачакҮзара ярдәм социаль челтәре булачак
Үзара ярдәм социаль челтәре булачак

Аңа вузара студентлар кампусында урнашкан УУНиТның «Фән һәм инновацияләр» проект офисы ярдәм итә.

Проектның асылында кеше үзенә кирәкле ярдәм күрсәтеп сорау төзи (сораулар спектры киң: киңәш яки экспертизадан алып ниндидер әйбер алганчыга кадәр). Алга таба интеллектуаль тәкъдим итү системасы бу сорауны әлеге проблеманы хәл итә ала торган дусларының профильләре белән чагыштыра һәм мөмкин булган кандидатлар исемлеген төзи. Аны өйрәнгәннән соң, гариза авторы кемгә сорау җибәрергә икәнен сайлый: белдерүне сайлап алынган кандидатлар гына алачак һәм аңа җавап бирә алачак.

- Танышым инновацияләргә ярдәм фонды конкурслары турында сөйләгәч, барысы да үзгәрде, - дип искә ала яңа миллионер. – 2024 елда мин үзара ярдәм платформасы идеясе белән «Студентлар стартабы» конкурсына гариза бирдем. Формаль тикшерү уздым, очно проектын якладым һәм җиңүче булдым. Грант команданы формалаштырырга һәм кушымтаны релизга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирде. Хәзер планнарда - «старт» программасы кысаларында проектны алга таба үстерүгә инновацияләргә ярдәм фондыннан грант алу, - ди ул.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас