

НОЦ вузара студентлар кампусы мәйданчыгында урта һөнәри белем бирү системасы кластерларында катнашучылар арасында килешүләр имзаланды, алар 2026 елда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында ачылачак. Документларны имзалауда Мәгариф һәм фән, Сәнәгать, Төзелеш, Авыл хуҗалыгы министрлыклары, шулай ук республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Килешүләр якларның урта звено белгечләрен әзерләүче мәгариф учреждениеләрен һәм сәнәгать предприятиеләрен берләштерү юлы белән урта һөнәри белем бирү кластерларын формалаштыруга һәм алга таба үстерүгә юнәлтелгән хезмәттәшлеген күздә тота. Бу «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында кадрларны һөнәри әзерләү максатыннан эшләнә.
- 2022 елдан Башкортстан «Профессионалитет» проектында беренчеләрдән булып катнаша. Агымдагы елның март–апрель айларында Русия Мәгариф министрлыгы үткәргән конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2026 елда безнең төбәктә тагын 8 урта һөнәри белем кластеры булдыру турында карар кабул ителде. Проект колледжлар инфраструктурасын модернизацияләүне, заманча укыту-җитештерү базасын оештыруны һәм кадрлар белән тәэмин итүнең нәтиҗәле системасын эш бирүчеләрнең ихтыяҗларына туры китереп һәм киләчәктә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруны гарантияләп төзүне күздә тота, – дип ассызыклады Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
Фото: pravitelstvorb.ru