+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
29 Май 2025, 06:18

"Без балалар белән эшләргә әзер!"

Уфа фән һәм технологияләр университетында җәйге сәламәтләндерү лагерьларында эшләү өчен вожатыйларны бушлай әзерләү тәмамлана.

"Без балалар белән эшләргә әзер!""Без балалар белән эшләргә әзер!"
"Без балалар белән эшләргә әзер!"

Исегезгә төшерәбез, УУНиТта янә студентлар отрядларында катнашучыларны бушлай укытуга грантлар бирүгә мәгариф оешмаларын сайлап алу конкурсында җиңүче булды. Укытуны УУНиТ өзлексез белем бирү институты алып бара. Проектның операторы булып «Рксия Студентлар отрядлары» Гомумрусия яшьләр иҗтимагый оешмасы тора.

«Русия Студентлар отрядлары» хәрәкәтендә катнашучы студентлар вожатыйлык эшчәнлегенең теоретик нигезләрен өйрәнделәр инде, ә практик күнекмәләрне «Огонек» балалар сәламәтләндерү лагеренда күчмә семинарда алдылар. Балалар киңкүләм чаралар оештыруны, вожатыйның һөнәри этикасын һәм коммуникатив культурасын үзләштерделәр, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр. Моннан тыш, катнашучылар яшь психологиясе нигезләре, лагерь сменасы логистикасы белән таныштылар, конфликтлы ситуацияләрне чишү юлларын тикшерделәр, һәм, әлбәттә, уенны тулыландырдылар.

Булачак вожатыйлар лагерьның барлык активлыкларына җәлеп ителгән, алар үзләренә эштә турыдан-туры берничә көннән соң кирәк булачак.

Һөнәри белем бирү Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 июнендәге 876 номерлы «Отрядлар составында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча студент отрядларында катнашучыларны түләүсез нигездә һөнәри белем бирүнең төп программалары буенча укытуга грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант бирү кагыйдәләрен раслау турында» карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Фото: uust.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас