

Концерт Русия яшьләре көнен бәйрәм итү уңаеннан булачак.
Чара 28 июньдә, шимбә көнне, Агыйдел елгасы яр буенда, «Торатау» конгресс-холлы амфитеатрында узачак.
Социаль челтәрләрдә Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров хәбәр иткәнчә, яшьләр өчен VR-зона һәм төрле уеннар, танылган блогерлар һәм топ артистлар белән очрашу, аниме-косплей зона, автозвук һәм тюнинг күргәзмәсе, фәнни слэм һәм яшьләр маркеты булачак.
15:00 сәгатьтә башлана.
Чарада катнашу бушлай, бәйрәм республика Яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан мәктәп, чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәр хезмәт ияләре өчен оештырыла.
Фото: bashinform.ru