+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
1 июль 2025, 16:05

“Максатлар зур, хыяллар тагын да зуррак!”

Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Нурмөхәммәтовлар гаиләсенә күпләр сокланып карый

“Максатлар зур, хыяллар тагын да зуррак!”“Максатлар зур, хыяллар тагын да зуррак!”
“Максатлар зур, хыяллар тагын да зуррак!”
Яшьләрнең һәрвакыт актив, тормышка позитив карашлы булуын һәм һәр очракка да яраклаша алуын билгелибез. Ләкин аларның тагын бер үзенчәлеген ассызыкларга кирәк – алар бүгенге көндә нәрсәгә ихтыяҗ булуын яхшы аңлый, һәм, гомумән, реаль тормышка аек акыл белән карый белә.

Соңгы 10-15 елның үзенчәлеге турында сөйләгәндә, һичшиксез, туклану өлкәсенә дә игътибар итәргә кирәктер. Әле кайчан гына урамнарны зур-зур ашханә, кафелар бизәсә, бүген кечкенә, тиз туклану урыннарын үз итәбез. Суши, роллы, бургер, пицца, хот-доглар һәм башка шуңа охшаш чит ил ризыкларын кем генә яратмый икән? Шунысын да ассызыкларга кирәк, бүген без үзебез дә шундый продукция җитештерергә өйрәндек. “Вкусно-и точка” предприятиесен генә алсак та, хәзер мондый азык-төлекнең туклану өлкәсендә зур урын тотуын күрәбез, чөнки биредә халык чират торып ризык ала.

Халыкта “Ихтыяҗ тәкъдим тудыра” дигән әйтем бар. Бүген тиз туклану кафелары шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә, хәтта авылларда да күп. Аеруча яшьләр, балалар анда тукланырга ярата.

Балтач районының Иске Балтач авылында урнашкан “Spart Pizza” кафесы да – урындагы яшьләрнең яраткан урыны. Биредә суши, роллы, бургер һәм башка шундый ризыклар әзерләнә.
– Мондый кибет ачу уе көтмәгәндә килде. Була бит шулай – кинәт башка бер уй килә һәм шуны шушы ук мизгелдә аны тормышка ашыру юлларын эзли башлыйсың. Минем белән дә шулай булды. Хәзер инде бу карарның дөрес булуын аңлыйм, – дип сүзен башлады кибет җитәкчесе Радмир Нурмөхәммәтов.
Радмир 1995 елда Иске Балтач авылында туып-үскән. Урындагы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Бөре шәһәрендә укып, газчы-нефтьче һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач, Себер якларына чыгып китеп, 5 ел водитель булып эшли.

– Себердә эшләүчеләр мине яхшы аңлар, дип уйлыйм. Әйе, анда бик күп акча эшләргә мөмкин, ләкин туган як барыбер сагындыра. Мин кечкенәдән үзебездә үз эшемне ачарга хыяллана идем. Бер көнне поездда Себергә китеп барганда башыма Иске Балтачта кибет ачарга кирәк, дигән уй килде. Әмма бу кибет гадәти азык-төлек, кием-салым яисә көнкүреш әйберләре сату урыны булмаска тиеш. Ул башкаларны да кабатламасын, әмма халык аны яратып кабул итәргә тиеш. Бу фикерне шунда ук әниемә шалтыратып сөйләдем. Әни һәрвакыт миңа ярдәмгә килергә әзер. Планнарымны да аңлап кабул итте һәм шунда ук кирәкле документларны әзерләргә алынды. Кыскасы, чираттагы вахтадан кайтканда мин инде зур максатлар, конкрет планнар һәм тагын да зуррак хыяллар белән яна идем, – дип көлә яшь егет.

Тәүдә егет шаурма сата торган ларек ача. Егетнең теләге, чыннан да, тормышка аша. Әлеге ларек яшьләрнең яраткан урынына әверелә. Тиздән Радмир эшне киңәйтергә кирәклеген аңлый. Әмма бу өлкәне тулысынча өйрәнергә кирәк була әле. Шунда Радмир, Нефтекама шәһәренә китеп, 3 ай дәвамында роллы, пицца һәм башка тиз әзерләнүче ризыклар әзерләү буенча белемен арттыра. Арытаба ул шәһәрдә әзер бизнес сатып алып, аны Иске Балтачка күчерә.
– Яшьләрнең күбесе бүген шәһәрдә калырга тырыша. Ә мин кечкенәдән үзебездә калырга хыялландым. Бәлки башка урында җиңелрәк тә булыр иде, әмма туган авылымны яратам, шунда яшисем килә, – ди ул.

Әзер пиццерияне сүтеп, Иске Балтачка күчереп алып кайту да, биредә мондый ризык әзерләүчеләр табу да куркытмый аны.
– Үз эшемне җәелдерүдә хатыным Динараның роле бик зур. Ул миңа һәр нәрсәдә ярдәм итә, – ди Радмир.
Динара 2000 елда Сикияз авылында туган. Мәктәптән соң менеджер һөнәрен ала ул. Бүген исә тиз ризыклар әзерләү серләрен үзләштереп, пиццериядә эшләүчеләрне өйрәтә. Гаилә коруларына әле ике генә ел булса да, бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яши алар.
Әйткәндәй, Нурмөхәммәтовлар хәйриячелек белән дә бик актив шөгыльләнә. Узган елда, мәсәлән, “Собери ребенка в школу” акциясендә катнашып, аз тәэмин ителгән гаиләләргә зур ярдәм күрсәткәннәр. Шулай ук мәктәптәге лагерьны төзекләндерүгә дә зур өлеш керткән Нурмөхәммәтовлар. Әмма аларның СВОда катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәрен аерым телгә аласы килә.
– Егетләребез җиңү өчен көрәшә. Шуңа да аларның нәрсәгәдер кытлык кичерүенә юл куймаска тиешбез. Иң мөһиме – исән-имин булсыннар. Ә кемгә, күпме ярдәм күрсәткәнебезне санап тору урынсыз, – ди ул.
Радмир белән Динараны авылдашлары да мактап телгә ала. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, бик ярдәмчел шул алар. Ә иң мөһиме – икесе дә туган районнарының киләчәгенә бик җаваплы карый.
– Элек кенә шәһәрдә барлык уңайлыклар, балалар үстерергә шартлар бар иде. Хәзер инде авылда да менә дигән яшәп була, теләк кенә булсын. Җитәкчелек тә һәрвакыт яшьләрне үстерү яклы. Безгә дә Балтач районы хакимияте төрлечә ярдәм күрсәтә, без моңа бик рәхмәтле. Киләчәктә тагын да бер проектны тормышка ашыру теләге белән янам. Ул да район халкы өчен бик кирәкле. Әмма әлегә барлык серләрне дә ачасым килми. Егет кеше планнары белән түгел, эшенең нәтиҗәсе белән күркәм бит. Аллаһ бирсә, анысы да тиз арада тормышка ашар. Динара белән киләчәктә матур, иркен өй төзү турында да хыялланабыз. Әлбәттә, тизрәк әти булу теләге дә көчле, – ди ул.
Радмир белән сөйләшкәндә аннан яшьлек дәрте, ниндидер бер көчле ялкын бөркеп торуы сизелә. Чыннан да, бик күп планнар белән яши ул бүген. “Динарам янымда булса, барысы да яхшы булыр”, – дип кабатлый ул.
Афәрин сезгә, Нурмөхәммәтовлар! Сезгә карап сокланмый мөмкин түгел. Киләчәгегез дә шундый матур, якты булсын!

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас