+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
23 июль 2025, 08:11

Яшь депутатлар саны артачак

Бүген "Башинформ" агентлыгында яшь депутатлар советына багышланган матбугат конференциясе үтте. Журналистлар алдында "Яшь депутатлар советы" оешмасы директоры Артур Зәйнуллин, әлеге совет вәкиле Кирилл Елизаров чыгыш ясадылар.

Яшь депутатлар саны артачакЯшь депутатлар саны артачак
Яшь депутатлар саны артачак

- Гыйнварда республика Яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә республика районнарына чыгып, андагы яшь депутатлар белән очрашулар оештырдык. Дөнья даими үзгәрә, ә үзгәрешләргә яшьләр тизрәк яраклаша. Чараларда БАГСУ преподавательләре катнашты, урындагы проблемалар турында сөйләштек, шулай ук тест рәвешендә яшьләрне тикшердек. Әлеге тест безгә бүгенге яшьләрнең бик актив, бар яклап та хәбәрдар һәм төрле өлкәдә эшләргә әзер булуын күрсәтте. Шул ук вакытта, проблемаларны ачыкларга да кирәк иде. Бу җәһәттән без яшьләрнең юридик яктан белемнәрен үстерү зарурлыгын, шулай ук социаль челтәрләрдә эшләүне активлаштыру кирәклеген аңладык. Яшь депутатлар советын төзү идеясе шулай барлыкка килде. Безнең максат - социаль-икътисади, сәяси дәрәҗәне тагын да күтәрү. Кандидатлар - 35 яшькә кадәр булган яшьләр. Шул ук вакытта, безгә аларның нинди сәяси партиягә каравы мөһим түгел.
Бүген республикада 8840 депутат бар. Шуларның бары тик 636сы гына яшьләр. Аларның да уртача яше - 30-32. Безгә яшь депупталар санын ким дигәндә өч тапкыр арттырырга кирәк Безгә яшьләр белән эшләргә, лаеклы гражданнар тәрбияләргә, шулай ук үз законнарыбызны булдырырга кирәк. Киләчәгебез - яшьләр кулында. Шуны онытырга ярамый, - диде ул.
Кирилл Елизаров та республикада бик кызыклы, талантлы яшьләр барлыгын ассызыклады. Алар республика үсешен өчен эшләргә әзер.
- Без координацион совет төзиячәкбез. Анда төрле һөнәр ияләре керәчәк. Алар төрле өлкәдә уңыш казанган, эшли белүче кешеләр булырга тиеш. Шушы совет төзелгәч, рәис тә сайланачак, - диде ул.
Чыннан да, бүген республикада бик күп программалар гамәлгә ашырыла. Әмма яшьләр аларның барысын да белми. Совет шушы программаларның сыйфатлы гамәлгә ашырылуына да көч салачак. Шул ук вакытта, ул төрле чаралар оешырачак, бу гражданнарны берләштерүгә йогынты ясаячак. Яшь депутатлар "Ышаныч ноктасы" башлангычына да нигез салмакчы. Бу яшь депуптларның урыннарга чыгып, андагы халык белән аралашуына, проблемаларны үз күзләре белән күрүенә булышлык итәчәк.
- Тиздән форум оешырырга уйлыйбыз. Анда республика җитәкчелеге, депутатлар да чакырылачак. Чара кысаларында координацион совет һәм рәис сайланачак, - диде чарада катнашучылар.

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас