+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
28 июль 2025, 04:16

Хыяллары бер, максатлары уртак

Иглин районында яшәүче күпбалалы Розалина һәм Марат Сәгъдәтуллиннар һәр җәһәттән үрнәк күрсәтеп яши

Хыяллары бер, максатлары уртакХыяллары бер, максатлары уртак
Хыяллары бер, максатлары уртак
Яшьлекнең матур бер мизгеле – балалар тудырып үстерүдә. Яшь, актив, энергиясе ташып торган әти-әни тәрбиясендә үскән балалар үзләре дә бик хәрәкәтчән, яңалыкларга тиз яраклашучан була. Ә инде гаиләдә балалар күп булса – бу тагын да яхшырак. Күпбалалы гаиләдә үскән балалар, гадәттә, бик ярдәмчел, тирә-яктагыларга һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә, кайгыртучан һәм изге күңелле була.

Идел буе төбәкләре арасында Башкортстан күпбалалы гаиләләр саны буенча беренче урынга чыкты. Бездә яшәүче 500 мең гаиләнең 60 меңгә якыны өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Бу төбәктәге һәр сигезенче гаилә күпбалалы дигәнне аңлата. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, мондый статистика Башкортстанны абсолют саннар буенча гына түгел, зур гаиләләр өлеше буенча да лидер итә. Күрше төбәкләрдә бу күрсәткеч түбәнрәк. Югары күрсәткечләрне төбәктәге традицияләр һәм күпбалалы ата-аналар өчен гамәлдә булган ярдәм чаралары белән бәйлиләр.

Иглин районында яшәүче Сәгъдәтуллиннар гаиләсе дә 3 кечкенә кыз тәрбияли. Район үзәгендә яшәүче әлеге пар район, республика күләмендә үткән төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар да яулый, үз бизнесын үстерергә дә вакыт таба, һәм, әлбәттә, балаларына яхшы тәрбия дә бирә.
Розалина 1990 елда Уфада туган. Биредәге 79нчы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, 9 ел медицина-страховкалау компаниясендә эшли. Ә Марат Иглин районының Урман авылында туып үскән. Шушы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ягулык-энергетика колледжына укырга керә.
– Безне сыйныфташым таныштырды. 2016 елда гаилә кордык, – ди Розалина.
2017 елда Сәгъдәтуллиннар гаиләсендә беренче кызлары Риана туа. Икенче елны инде гаиләне тагын бер кыз – Рамина тулыландыра. Һәм 2022 елда Самираны алып кайталар.

Марат кечкенәдән табигать кочагында булырга ярата. Бу якларның гүзәл табигате, чыннан да, егет күңелендә тирән урын алганлыктан, ул һөнәрен дә шушы өлкә белән бәйләргә була. Туризм өлкәсендә 9 ел эшләгәннән соң үзенең турфирмасын ача. Марат оештырган “НassSkitour” – елга буйлап сплав, походлар, тау чаңгысы турлары, экскурсияләр һәм оешмалар өчен корпоратив чаралар оештыруда махсуслашучы турфирма. Чыннан да, мондый походлар – матур пейзажлар, кара урманнар һәм мәһабәт таулар белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.
– Без экскурсиягә килүчеләрне үзебезнең як табигате белән таныштырабыз, кызыклы маршрутлар оештырабыз. Шулай ук төрле төбәкләрнең мәдәнияте, тарихы һәм истәлекле урыннары турында сөйлибез, аларны күрсәтәбез. Аеруча яшерен сукмаклар аша төрле урыннарга бару һәм яңа җирләр белән танышу зур кызыксыну уята, – ди Марат.

Әйе, Башкортстанны юкка гына икенче Швейцария дип атамыйлар. Бездә кереп адашырлык урманнар да, сплавлар оештыру өчен елгалар да, чаңгы шуар өчен таулар да җитәрлек. Соңгы елларда Башкортстанга килеп ял итүчеләр саны арта. Быел гына, мәсәлән, Башкортстанның махсус сакланучы табигать территорияләренә туристлар агымы 20 процентка арткан. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, республиканың махсус сакланучы табигать территорияләре белән кызыксыну артканнан-арта. Аның сүзләренчә, алар төбәк территориясенең якынча 7 процентын алып тора һәм экология, шулай ук оешкан туризм өчен дә аерым кыйммәткә ия.
– Чыннан да, безнең табигать, республика мәдәнияте белән танышырга теләүчеләр күп. Аеруча җәй айларында Башкортстанга килүчеләр саны арта. Дөресен генә әйткәндә, безгә әле бу өлкәдә үсәргә дә үсәргә. Шуңа да бу юнәлешнең киләчәге барлыгына шикләнмим, – ди гаилә башлыгы.
Уңышка ирешкән һәр ир-егет артында көчле хатын-кыз тора, диләр. Билгеле, Маратның бу уңышларында Розалинаның да өлеше зур. Ул иренә төрле яклап ярдәм күрсәтә.

– Өлкән кызыбыз беренче сыйныфны тәмамлады. Быел икенчесе мәктәпкә барырга җыена. Кызлар бик актив, төрле чараларда катнашалар. Берничә ел гимнастика белән шөгыльләнделәр, ә быел музыка мәктәбенең бию түгәрәгенә бирергә булдык. 3 яшьлек бәләкәчебез Самира да апаларыннан калышмый. Аларга ияреп бии, җырлый.

Маратның гаиләсендә дә ике бала булган, без дә шулай үстек. Ирем әле очрашып йөргән вакытта ук күпбалалы гаиләләргә сокланып карый иде. Ул һәрвакыт зур гаилә турында хыялланды. Үзем дә балаларны бик яратам. Менә шулай күпбалалы гаилә булып киттек, – ди Розалина.
Әйткәндәй, Розалина үзе дә бик актив тормыш алып бара. Кечкенә чагында ул да төрле җыр-бию конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулаган. Бүген Розалина Иглин районының “Алпамыш” яшьләр үзәгенә йөри. Беренче елда ул “Әни эштә” конкурсында катнаша. Анда ул район буенча беренче урын яулый һәм муниципаль берәмлекләрдә яшь гаиләләр клубы үткәргән чараларда актив катнашкан өчен Яшьләр комитеты рәисе Вито Сабировның Рәхмәт хатына лаек була. Моннан тыш, гаилә Яшьләр сәясәте министрлыгы үткәргән “Минем гаиләм-2025” конкурсында катнашып, “Гаилә – традицияләрне саклаучы” номинациясендә җиңү яулый. Шулай ук Розалина районда үткән “Весенняя краса-2025” конкурсында аерым номинациядә җиңү яулый. Ә Марат мондый башлангычларга ярдәм иткән өчен район хакимиятенең бик күп Рәхмәт хатларына лаек булган. Гаилә башлыгын шулай ук намуслы хезмәте һәм Башкортстанда эшкуарлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко Мактау грамотасы белән бүләкләгән. Гомумән, Сәгъдәтуллиннарның мәртәбәле бүләкләре бик күп.
“Оясында ни күрсә – очканында шул булыр”, ди халык. Марат белән Розалина кызларын да актив тормыш алып барырга, кешеләргә ярдәмчел, һәрнәрсәдә ачык булырга өйрәтә.

– Балаларның да һәрвакыт файдалы эш белән шөгыльләнүен телибез. Билгеле, моның өчен вакыт та, мөмкинлек тә кирәк. Берсен бер түгәрәккә илтеп, икенчесен аннан алып кайтыр өчен генә дә күпме вакыт үтә. Алар җәмгыятьтә үз урынын табарга, бөтен яклап та үсешкән шәхес булырга тиеш дигән фикердәбез. Ә без әтиләре белән аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Тәрбиянең асылында да шул ятадыр – баланың сәләтен вакытында күреп алып, аны үстерергә ярдәм итү, – ди яшь әни.
Сәгдәтуллиннар киләчәккә матур планнары белән дә уртаклашты. Иң мөһиме – алар икесе дә бер үк хыял-максатлар белән яши. Нәкъ шундый гаиләләр уңышларга ирешә, ныклы була да инде.

Гөлия Гәрәева.
Иглин районы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас