

Бу күләмле чара иң яхшылар исеме өчен көрәшергә бөтен дөньядан булачак геологларны җыячак. Быел чемпионатта 16 илдән 38 команда катнашачак — барлыгы 300гә якын кеше. Катнашучыларның географиясе Русия төбәкләрен генә түгел, якын һәм ерак чит илләрне дә үз эченә ала: Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь, Алжир, Гана, Эфиопия, Монголия, Фәләстин, Мозамбик, Гвинея, Көньяк Африка Республикасы, Буркина-Фасо, Гыйрак, Зимбабве, Кытай һәм Мисыр. «Геовызов»ның максаты — геологияне популярлаштыру, студентлар өчен карьера траекторияләрен формалаштыру, аларның һөнәри күнекмәләрен арттыру һәм талантлы яшь белгечләр белән тармакның әйдәп баручы эш бирүчеләре арасында туры элемтәләрне ныгыту.
- Өченче халыкара геология чемпионатын уздыру инициаторы булган безнең республика үзен дөнья геологиясе үзәкләренең берсе буларак таныта. "Роснедра" белән берлектә без геология фәнен үстерү өчен нигез булдырабыз һәм геолог һөнәренә кызыксыну уятабыз. Бу масштаблы вакыйга аның төп катнашучылары студентлар булуы белән аеруча кыйммәт. Ышанам, чемпионат, катнашучыларның географиясен киңәйтеп кенә калмыйча, тармакның кадрлар потенциалын да ныгытачак. Башкортстанда барысын да түземсезлек белән көтәбез, – дип ассызыклады Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Фото: ufa.mk.ru