

Республиканың иң зур университетының яңа студентларын югары уку йорты ректоры, профессор Вадим Захаров, Башкортстан яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров, «Саклык банкы» җәмгыятенең Башкортстан бүлеге идарәчесе Азамат Салихов сәламләделәр.
– Бүген бу инновацион бинада талантлы беренче курс студентлары, университетның һәм төбәкнең «алтын» фонды җыелды, - дип мөрәҗәгать итте УУНиТ ректоры. – Бу көн сезнең өчен олы тормышка менә дигән старт булсын, анда сез үз сәләтләрегезне үстерерсез, профессионаллар булырсыз, әлбәттә, уңышка ирешерсез, альма-матерны һәм республиканы данларсыз.
– Дуслар, сез Идел буе федераль округының иң яшь төбәкләренең берсендә укыячаксыз, - дип ассызыклады Вито Сабиров. - Республикада мәгариф өлкәсен һәм студентлар потенциалын үстерү өчен күп эшләнә, уникаль инфраструктура булдырыла, бу яшьләргә гаять зур мөмкинлекләр ача.
Яшьләр ведомствосы башлыгы студентларга ярдәм итүнең иң актуаль программалары һәм республиканың беренче курс студентлары өчен якындагы чаралар турында сөйләде.
Фото: campusufa.ru