+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
4 сентябрь 2025, 05:43

Безнең вуз илнең «яшел» югары уку йортлары рейтингында беренче!

«Русиянең яшел югары уку йортлары» Гомумрусия программасы узган уку елы өчен «яшел» вузлар рейтингына йомгак ясады.

Безнең вуз илнең «яшел» югары уку йортлары рейтингында беренче!Безнең вуз илнең «яшел» югары уку йортлары рейтингында беренче!
Безнең вуз илнең «яшел» югары уку йортлары рейтингында беренче!

Башкортстанның вузара кампусы резиденты булган Уфа Фән һәм технологияләр университеты илнең иң экологик, технологик һәм прогрессив югары уку йортлары чартының иң югары баскычына күтәрелде.

Димәк, югары уку йорты үз эшчәнлегенә «яшел» икътисад һәм тотрыклы үсеш принципларын кертә: энергия нәтиҗәлелеге, ресурсларны саклау, калдыклар белән җаваплы эш итү, белем бирү программаларында экологик көн тәртибе, студентлар һәм хезмәткәрләр белән экологик эш гамәлгә ашырыла.

- Русиянең «яшел» югары уку йортлары рейтингы уку йортларының тотрыклы үсеш, экология һәм энергияне сакчыл тотыну өлкәсендәге тырышлыкларын бәяли. УУНиТның җиңүе университетның әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә ирешелгән уңышларын тану турында сөйли. Бу - шулай ук, Башкортстан җитәкчелегенең экология өлкәсендәге эшенә югары бәя. Без төбәктә яңа, инновацион экологик программалар һәм проектларны гамәлгә кертүне дәвам итәчәкбез, - диде Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты башлыгы Светлана Мостафина.

Фото: campusufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас