+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
4 сентябрь 2025, 05:39

Фәнни-популяр маршрутка старт бирелде

Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәге галимнәре тарафыннан эшләнгән «Михаил Ломоносов. Дөньяга яңача караш" туры старт алды.

Фәнни-популяр маршрутка старт бирелдеФәнни-популяр маршрутка старт бирелде
Фәнни-популяр маршрутка старт бирелде

Ачылу тантанасы Уфаның «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелүче вузара студентлар кампусында узды. Маршрутның беренче юл салучылары Уфа укучылары булды. Фәнни-популяр тур фән һәм технологияләр унъеллыгы башлангычын гамәлгә ашыру кысаларында старт алды.

– Бөек галим Михаил Ломоносов хөрмәтенә аталган маршрутның уникаль табигый объект һәм туристлар арасында популяр урын - «Торатау» геопаркы аша узуы сөендерә. Туризм – ул, барыннан да элек, тәэсирләр, хис-кичерешләр һәм илһам. Фәнни-популяр туризм объектлары Башкортстанда сәяхәтчеләрне җәлеп итүнең яңа нокталарын булдырырга, төбәкнең фәнни һәм туристик инфраструктурасын алга этәрергә, шулай ук тулаем республиканың фәнни казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас