+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
4 сентябрь 2025, 05:41

Яугир-педагоглар истәлеге мәңгеләштерелде

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Уфаның вузара кампусы резиденты - Акмулла университеты җиңүчеләр буынын данлаган сугышчы-педагогларга мураллар ачты. Дүрт мурал педагогия вузы корпусын бизәде.

Яугир-педагоглар истәлеге мәңгеләштерелдеЯугир-педагоглар истәлеге мәңгеләштерелде
Яугир-педагоглар истәлеге мәңгеләштерелде

2 сентябрьдә беренче корпуста, технопарк белән административ бина тоташкан урында, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Башкортстан мәгариф министры, БДПУ мәктәпләре белән идарә итүне фәнни оештыру кафедрасы доценты, ветераннар хәрәкәте активисты Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншинга багышланган мурал ачылды.

Тантанага мәртәбәле кунаклар – Дәүләт думасы депутаты, Дәүләт думасының мәгариф комитеты әгъзасы Эльвира Аеткулова, Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина, 2005-18 елларда М. Акмулла исмендәге Башорт дәүләт педагогия университет ректоры, педагогия фәннәре докторы Раил Әсәдуллин, Сабир Җиһаншинның улы Ришат Җиһаншин килде.

Муралны ачканда Акмулла университеты ректоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Сәгыйтов, сугышчы педагоглар - бөек кешеләр, алар, Җиңү яулап кына калмыйча, авыр сугыштан соң Туган илен тергезде, яңа буыннар тәрбияләде, күңел җылысын, актив тормыш позициясе белән яшәде, дип билгеләп үтте.

Фото: campusufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас