

Чара Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры, Дөнья халыклары ассамблеясенең төбәк вәкиллеге җитәкчесе Андрей Назаров рәислегендә узды һәм эшкуарлыкны үстерү стратегияләре, шул исәптән яшьләр стратегиясе һәм аның халыкара интеграциядәге роле турында фикер алышу өчен бизнес, экспертлар һәм дәүләт структуралары вәкилләрен җыйды.
Андрей Назаров чараны ачып ассызыклаганча, бүген прогрессның этәргеч көче булып яшьләр генә түгел, ә барлык актив кешеләр дә тора.
– Сезгә ничә яшь түгел, ә процессларга никадәр җәлеп ителүегез мөһим, болар - эшләргә, дуслашырга, интеллектуаль, икътисади, финанс яктан үсәргә теләк булу. Бу кыйммәтләр яшьләрне, эшкуарларны, бизнесменнарны берләштерә. Актив кешеләр – менә җәмгыятьтә нормаль, тотрыклы һәм конструктив процессларның чын этәргеч көче,-дип ассызыклады Премьер-министр.
Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан – Русиянең иң яшь төбәкләренең берсе: миллионнан артык кеше (бу республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә) – яшьләр. Бу - инновацияләр һәм икътисади үсеш өчен зур потенциал.
Фото: pravitelstvorb.ru