Үткән елда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан форум кампаниясе һәм Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы үткәрелү нәтиҗәләре буенча Башкортстан яшьләре гомум суммасы 78 миллион сумнан артыграк булган 143 грант отты. Яшьләр җәлеп иткән грант акчалары күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында 5нче һәм Идел буе федераль округында 2нче урынны алды.
Былтыр Башкортстанда яшьләр учреждениеләрен ремонтлау буенча “Йәшлек төбәк” программасын гамәлгә ашыру дәвам итте һәм аның кысаларында ел йомгаклары буенча 5 яңа яшьләр киңлеге эшли башлады: башкалада “Орбита” яшьләр үзәге, Күмертау, Агыйдел шәһәрләрендәге, Краснокама һәм Хәйбулла районнарындагы профильле учреждениеләр.
— Яшьләр белән эшләү — безнең өчен төп бурыч. Кайчандыр әлеге вазыйфаларыбыздан китәчәкбез, бездән соң яшь кешеләр киләчәк, алар аңлы рәвештә, ачык акыл белән, тормышта үзләрен дәүләткә, шәхескә карата дөрес килергә тиеш. Шуңа да без Яшьләр министрлыгы булдырырга уйладык, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыннан да, Радий Хәбиров яшьләр белән актив хезмәттәшлек итә: югары уку йортлары студентлары белән очрашулар “Патриот” үзәге, “Кампус” киңлеге һәм башка урыннарда уза. Мондый формат актуаль проблемалар буенча турыдан-туры фикер алышырга мөмкинлек бирә, хакимият һәм яңа буын арасында ышанычлы диалог формалаштыра. Ә министрлык булдыру — яшьләрне җинаятьчелеккә һәм чит деструктив йогынтыга җәлеп итү омтылышларын да кертеп, үсә баручы куркынычларга җавап.
Институциональ базаны көчәйтү үсеп килүче буынның кыйммәтләр ориентирларын тәрбия, һөнәри юнәлеш һәм социаль ярдәм аша яклауга юнәлтелгән. Девиант тәртипне профилактикалаудан алып, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен шартлар булдыруга кадәр комплекслы карарларга басым ясалды. Мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәләрдәге көчләрне министрлык канаты астында берләштерү патриотик тәрбия һәм яшьләр эшкуарлыгы кебек проектларны нәтиҗәлерәк гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк. Реформа Башкортстанның озайлы вакытка исәпләнгән стратегиясен чагылдыра: яшьләргә ярдәм итү аша социаль-икътисади үсеш өчен нигез салына. Кадрлар потенциалын ныгыту, инфраструктураны үстерү һәм яшьләрне идарә процессларына җәлеп итү республикада уңай үзгәрешләр драйверына әвереләчәк.
— Яшьләр турында һәрвакыт кайгырттык һәм кайгыртабыз. Әлбәттә, хәзерге яшь буынның үз үзенчәлекләре бар, мәсәлән, компьютерлар, гаджетлар белән мавыгу. Моннан тыш, бүген җәмгыятьтә акчаның әһәмияте элеккегә караганда күпкә зуррак. Безнең идеологик дошманнарыбыз моның белән файдаланырга тырыша: социаль челтәрләрдә матди бүләк вәгъдә итеп эш итәләр, балаларны деструктив эшчәнлеккә тартырга тырышалар.
Шуңа күрә хәзер яшьләр белән эшне үзгәртеп корырга, алар белән аңлаешлы телдә, максималь ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк, шул вакытта нәтиҗә дә булачак. Моның өчен профессиональ белгечләр белән тиешле структуралар булу мөһим, төрле чаралар уздыруга финанслау кирәк.
Шушы хәлләрне исәпкә алып, республика җитәкчелеге Дәүләт комитеты статусын министрлыкка кадәр күтәрү турында карар кабул итте, — диде бу җәһәттән билгеле сәясәтче Сергей Лаврентьев.
Чыннан да, бүген республикада яшьләр үсешенә бөтенләй башка, яңача караш булдырылган. Мәсәлән, республиканың волонтерлык хәрәкәте Русия Федерациясендә алдынгылардан санала. Төбәктә “Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте министрлыгы каршындагы яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруы һәм волонтерлыкны үстерү өчен республика күпфункцияле мөмкинлекләр үзәге” һәм 23 “Игелек. Үзәк” иҗтимагый үсеш үзәге эшли.
Бүген республикада 4300дән артык ирекле оешма һәм берләшмә эшли, аларның эшчәнлегенә ел саен 500 меңнән артык төбәк кешесе җәлеп ителә, ә Добро.рф платформасында 167 меңнән артык волонтер теркәлгән.
Үткән елда Башкортстанда волонтерлыкка ярдәм итүнең “Игелекле эшләр төбәге” төбәк практикасы гамәлгә ашырылды, аның кысаларында федераль финанслауны җәлеп итеп (5,77 миллион сум субсидия), төбәктә волонтер-остазлар әзерләү проекты гамәлгә ашырылды.
Волонтерлыкны популярлаштыру һәм үстерү өчен аңа комплекслы ярдәм итү һәм үстерү программасы кысаларында республика волонтерлары форумы һәм волонтерлар лагере оештырылды. Шулай ук, 300гә якын волонтер төбәк Башлыгының “Башкортстан Республикасы волонтеры” дигән мактау билгесе белән бүләкләнде. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр белән системалы эш алып барылган, аларның һәрберсендә Башкортстан Яшьләр министрлыгы канаты астында волонтерлык штаблары эшли.
Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2024 елдагы Бөтендөнья яшьләр фестиваленең “Мәдәни шефлык” программасын дәвам итү кысаларында төбәкләрдә чит ил һәм Русия яшьләре арасында аралашу, мәдәни һәм мәгариф алмашуын үстерү, фән, мәдәният, спорт һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен Халыкара дуслык клублары оештырылды. Башкортстанда Халыкара дуслык клубы 2024 елның сентябрендә “Йәшлек” Яшьләр мәйданчыгында ачылды.
Тагын бер үзенчәлек — студент отрядларын тергезү. Төбәктә мондый эшчәнлекне оештыру һәм координацияләү өчен “Русия Студентлар отрядлары” яшьләр иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге эшли, аның әгъзалары булып шушы ел башына 5987 кеше тора иде. Шулардан 3931 кеше икътисадның төрле тармакларында эшкә урнаштырылган. Узган елда яшьләр арасында иреклелекне үстерүгә, һөнәри юнәлеш бирүгә һәм эшкә урнашуга ярдәм итүгә, яшьләрнең социаль-икътисади өлкәдәге потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар булдыруга, патриотик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга һәм федераль округта студентлар отрядлары эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән 2 чара үткәрелде: “Путин десанты” һәм Идел буе отрядының Студентлар слеты. Ел нәтиҗәләре буенча төбәк бүлеге рейтингта 32нче урынны алды.
Яшьләр белән системалы эшнең төп өлеше — аларны патриотик мәгънәләргә бай практикага җәлеп итү, төрле юнәлешләр буенча яшьләр чаралары уздыру һәм яшьләрнең башлангычларына ярдәм итү. Моның өчен республикада яшьләр сәясәтенең бердәм инфраструктурасы үсеш ала, анда 2 республика яшьләр үзәге – ведомство канаты астындагы учреждениеләр һәм 68 муниципаль учреждение җәлеп ителгән. Төрле дәрәҗәдәге яшьләр сәясәте учреждениеләрендә бүген 1,5 меңгә якын хезмәткәр эшли.
2024 елда эшли башлаган яңа юнәлеш — яшьләр мохитендә “прошивка”. Моның өчен төрле категория яшьләр өчен берничә көнлек мәгънәви форумнар үткәрелә, аларда белем бирү-мәгърифәт блогы, мотивлаштыручы программалар һәм гражданлык-патриотик чаралар да бар. Бу вакыйгалар Геройлар, дәүләт эшлеклеләре белән очрашуларны, яшьләрнең төрле категорияләре белән патриотик акцияләр үткәрүне үз эченә ала.
Тагын бер мөһим юнәлеш — яшьләрне патриотик чараларга форумнар уздыру аша җәлеп итү. Алар барышында яшьләр киләчәктә үз проектларын гамәлгә ашыру һәм, “Яшьләр өчен яшьләр” принцибын кулланып, дөрес мәгънәләрне трансляцияләү өчен Социаль проектлау инструментлары турында беләчәк. Әлеге эш яшьләргә проектлаштыруга өйрәнергә һәм үз авылларында проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль грантлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча, республика яшьләре “Росмолодежь”ның гомум суммасы 78,6 миллион сумлык 143 грантын откан, бу күрсәткеч буенча без Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә керәбез.
Милләтара татулыкны саклау һәм, күпмилләтле дәүләтнең көч һәм үсеш факторы буларак, кыйммәтен трансляцияләү максатларында яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча системалы профилактик эш алып барыла. Моның өчен былтыр “Бердәмлек” проекты гамәлгә ашырыла башлады.
Бүген яшьләр арасында балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүгә һәм аларның менталь сәламәтлеген саклауга ихтыяҗ зур. Бу тышкы факторларның, шул исәптән социаль челтәрләрнең, көчле йогынтысы белән бәйле. Бу эшне башкару өчен республикада Яшьләр социаль-психологик үзәге һәм аның заманча психодиагностика җайланмалары белән җиһазландырылган филиаллары системалы эшли. Бүген үзәк эшендә аерым бурыч һәм өстенлек – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү. Шулай ук, республиканың барлык муниципалитетларында диярлек оештырылган яшь гаиләләр клублары челтәрен үстерүгә дә игътибар бирелә.
Чыннан да, республика җитәкчелеге яшьләр мөмкинлекләрен үстерүгә яңа сулыш бирде. Радий Хәбиров фикеренчә, нәтиҗә дә озак көттермәде: бүген яшьләребез Бөтенрусия һәм Халыкара ярышларда, олимпиадаларда җиңү яулый, төрле ачышлар ясый, гомумән, үзләрен ышанычлы тоя. Әйе, көчле, үз-үзенә ышанучы кешеләр генә көчле республика, көчле ил төзи ала.
Гөлия Гәрәева.