+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
10 сентябрь 2025, 05:05

Яшьләр инновацияләр үсеше белән кызыксына

Уфаның вузара кампусы резиденты вуз студентлар стартапларына ярдәм итү өчен биш миллион сум акча алды.

Яшьләр инновацияләр үсеше белән кызыксынаЯшьләр инновацияләр үсеше белән кызыксына
Яшьләр инновацияләр үсеше белән кызыксына

Вузара студентлар кампусы резиденты, М. Акмулла исемендәге Башкортстан педагогиия университеты Инновацияләргә ярдәм итү федераль фондының «студентлар стартабы» конкурсына бирелгән 9 гаризаның 5сендә хуплау тапты. Җиңүчеләр 1әр миллион сум ала. Барлыгы 11,6 мең гаризадан 2500 иң яхшы проект сайлап алынган. Башкортстан лидерлар дүртлегенә керде.

Җиңүче проектларның һәр икенчесе технологик лидерлык гомумдәүләт проектларының берсенә багышланган. Технологик эшкуарлык өлкәсендә үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлеге бүген һәр студентка, әзерлек юнәлешенә карамастан, мөмкин, дип билгеләп үтте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Светлана Мостафина түбәндәгеләрне белдерде:

- Республикабыз студентларының стартаплар конкурсында уңышлы катнашуы - төбәк җитәкчелегенең фән, талантлы яшьләргә ярдәм өлкәсендә системалы эшенең тагын бер нәтиҗәсе. Ә төбәктә вузара кампус булдыру университетларның фән драйверлары буларак үсешенә генә түгел, ә тулаем илнең технологик суверенитетына да ярдәм итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас