+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
16 сентябрь 2025, 17:35

"Чемпионат тәмамлана, ә кайтасы килми!"

Дөньяның төрле илләреннән килгән яшь геологлар Башкортстанны яратты һәм яңа белемнәр, тәэсирләр, хыяллар белән өйләренә кайталар. Алар тәэсирләре белән уртаклашты.

"Чемпионат тәмамлана, ә кайтасы килми!""Чемпионат тәмамлана, ә кайтасы килми!"
"Чемпионат тәмамлана, ә кайтасы килми!"

Эфиопиядән Эмнет Дередже, булачак гидрогеолог, инде икенче ел чемпионатка килә. Барыннан да бигрәк, аның сүзләренә караганда, аңа Башкортстан мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук күп кенә практик тәҗрибә алу мөмкинлеге ошаган.

Казахстан техник университетының 4 курс студенты Айым Җыенханова: "Җыелма командага эләгү өчен безгә катгый сайлап алу туры узарга туры килде! Һәрнәрсәдә актив булырга һәм укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк иде. Безнең университетта, нигездә, теория генә, ә монда 10 көн диярлек практика - бу геолог өчен бик кыйммәт тәҗрибә!

Ә Монголиядән катнашучылар төрле илләрдәге коллегалары белән аралашу һәм дөньяга карашны киңәйтү мөмкинлеге турында белдерде. Морадым тарлавыгы да онытылмаслык тәэсирләр калдырган.

Фото: rodnikplus.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас