+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
23 сентябрь 2025, 14:10

Яшьләребез янә беренче урында!

Башкортстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары "Бөтенрусия студентлар язы" җиңүчеләре булды.

Яшьләребез янә беренче урында!Яшьләребез янә беренче урында!
Яшьләребез янә беренче урында!

Һөнәри белем бирү оешмаларының «Русия студентлар язы» илкүләм фестивале 16-21 сентябрьдә Ставропольдә узды.

- Ставропольдә Башкортстан делегациясе төбәгебез программасы белән һәм башка берничә юнәлешләрдә җиңде. Шулай ук делегация «Ел ачышы» номинациясендә дә җиңү яулады, – дип хәбәр итә республиканың яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

Р. Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы классик һәм халык биюләрендә ике тапкыр беренче урынны, Уфа сәнгать училищесы «Халык уен кораллары» номинациясендә шулай ук ике тапкыр беренче урынны һәм «Вокал" юнәлешендә Гран-при яулады. Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтыннан Елизавета Лубина «Ми бемоль этюд-картинасы» белән беренче урынга чыкты, ә Бөре кооператив техникумыннан Артемий Матюхин «Ай сонатасы» белән беренче урынны яулады.

Чир-дэнс «Атмосфера-старт» командасы оригиналь номерда өченче урынны, ә Илвина Зәйдуллина «Халык җыры» номинациясендә өченче урынны алды.

- Атмосфера дулкынландыргыч булды, әмма шул ук вакытта илһамландыргыч та иде: башка шәһәр, бөтен Русиядән килгән тамашачылар, көчле катнашучылар. Без чыгышыбызга күп көч һәм хис салырга тырыштык, һәм моның лаеклы нәтиҗә бирүенә без бик шат. Бу сәфәр безгә бүләк кенә түгел, ә якты истәлекләр, тәҗрибә һәм дөрес юнәлештә баруыбызга ышаныч бүләк итте, - дип уртаклашты «Вокал» юнәлешендә Гран-при ияләре Алсу Биккинина Һәм Аиша Җиһаншина.

Башкортстан делегациясенең «Сәнгать яшәргә тиеш» дип аталган концерт программасы иҗатның Бөек Ватан сугышы елларында да, безнең көннәрдә дә кешеләрне ничек берләштерүе темасын яктыртты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас