+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
29 сентябрь 2025, 06:52

Элиталы программа старт алды

Республиканың вузара кампусы резиденты булып торучы Уфа Фән һәм технологияләр университеты каршында тантаналы рәвештә «Программалы чишелешләр эшләү» дигән уникаль программа ачылды.

Элиталы программа старт алдыЭлиталы программа старт алды
Элиталы программа старт алды

Белем бирү проекты «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе» гомумдәүләт проектының «Санлы трансформация өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде.

Программа базарның иң заманча таләпләрен исәпкә алып төзелгән һәм катлаулы бурычларны хәл итәргә һәм инновацион программа продуктлары булдырырга сәләтле югары квалификацияле профессионаллар әзерләүгә юнәлтелгән.

– Бүген Уфа университетында, мөгаен, студентларыбыз өчен иң әһәмиятле көннәрнең берседер, без элиталы программаны эшләтеп җибәрәбез. Безнең югары уку йорты Ай-Ти өлкәсендә топ-белгечләрне укытуга грант отты. Конкурста җиңү - УУИиТта мондый белгечләр әзерләүнең югары дәрәҗәсен тану һәм информатика, математика һәм робототехника институты укытучылары составының һөнәри компетентлыгын раслау ул, – диде сәламләү сүзендә ректор Вадим Захаров.

Яңа юнәлешнең беренче студентлары 110 кеше булды. Алар сайлап алуның берничә этабын үтте: болар - БДИ баллары, эчке имтихан һәм портфолио. Беренче курс студентлары залга «Топ-ИТ: киләчәкне программалаштырабыз» дип язылган стильле брендлы футболкалар киеп керде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас