+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
3 октябрь 2025, 04:20

Яшьләр Башкортстанны сайлады!

Быел республика югары уку йортлары 206584 абитуриенттан гариза кабул иткән, бу үткән елгы күрсәткечтән 25 процентка күбрәкУку йортларында “Беренче кыңгырау” чыңлады, димәк, янә яңа уку елына аяк бас­тык. Быел мәктәп тәмамлаучылар нинди һөнәрләр үзләштерәчәк? Алар арасында нинди уку йортлары популяр? Түбәндә сүз шул хакта булыр.

Яшьләр Башкортстанны сайлады!Яшьләр Башкортстанны сайлады!
Яшьләр Башкортстанны сайлады!
2025-26 уку елына илнең югары уку йортларына барлыгы 619 меңнән артык бюджет урыны бүленгән (узган елда – 621 меңнән артык иде). Нигездә (73 процент), алар төбәкләргә тапшырылган. Аеруча Татарстан һәм Башкортстан республикалары, Свердловск, Ростов һәм Новосибирск өлкәләре вузларында бюджет урыннары арткан. Аларның 43 процентка якыны – инженерлык эше, заманча технологияләр белән бәйле белгечлекләр. Моның өчен 246 мең бюджет урыны булдырылган. Гомум кабул итүдә информатика, машина төзү һәм төзелеш алда бара, ә узган елдагыга караганда иң зур үсеш алган юнәлешләр арасында – химия технологияләре, авиация һәм ракета-космик техника, компьютер һәм мәгълүмати фәннәр.
Әйтергә кирәк, республикада чыгарылыш сыйныф укучылары да БДИ буенча елдан-ел югарырак нәтиҗәләр күрсәтә. Быел, мәсәлән, төрле фәннәр буенча 143 укучы йөз баллы 149 нәтиҗә күрсәтте. Шулардан 4 кеше 200 балл җыйды, ә бер Уфа укучысы 300 баллга иреште. БДИда иң яхшы нәтиҗәләр – химия (100 балл белән 72 нәтиҗә) һәм физика (35) буенча. Укучылар үзләрен урыс теле (11), информатика (15) буенча да яхшы яктан күрсәтте. Калган фәннәрдән дә иң югары баллар бар. Мәсәлән, математиканы 100 баллга 5 кеше тапшырды, биология, тарих һәм география фәннәреннән 3 укучы иң югары баллга иреште, әдәбият һәм җәмгыять белемен 1 укучы 100 баллга тапшырды. Шул ук вакытта ниндидер бик көчле яисә элиталы башкала мәктәбе турында сүз бармый. Талантлы укучылар республиканың төрле мәктәпләрендә бар. Быелгы отличниклар республиканың 26 районыннан, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләреннән.
Агымдагы елда Башкортстанның югары уку йортлары абитуриентлар арасында моңарчы күрелмәгән популярлык белән очрашты. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында да сөйләде. Кабул итү комиссияләре мәгълүматлары буенча, бирелгән гаризалар саны 206584кә җиткән – бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 25 процентка күбрәк. Быел республика югары уку йортлары 15523 студентны бюджет урынына кабул иткән.
– Бу – безнең өчен бик мөһим индикатор, димәк, – Уфаның югары уку йортлары безнең яшьләр өчен тагын да кызыклырак була бара. Аларда уку абруйлы санала, – дип язды социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде. Быел югары уку йортларына 69 яугир һәм 545 хәрби хезмәткәр баласы кабул ителде. Популяр юнәлешләргә конкурс югары булып кала.
– Моны югары уку йортлары җитәкчелеге һәм коллективлары, республиканың идарә командасы, безнең әйдәп баручы предприятиеләр күп көч һәм энергия сарыф иткән системалы эш нәтиҗәсе дип саныйм, – дип билгеләп үтте республика Башлыгы.
Радий Хәбиров искәртүенчә, Башкортстанның дүрт югары уку йорты “Приоритет 2030” стратегик академик лидерлык программасында катнашты. Моннан тыш, “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада илдә иң яхшы кампусларның берсе төзелә. Боларның барысы да яшьләр республикада калсын һәм белем алсын, безгә башка төбәкләрдән сәләтле балалар укырга килсен өчен эшләнә.
Чыннан да, соңгы берничә елда республикада фән үсеше яңа сулыш алды. Вузара кампус төзелешен генә алсак та, илдә, хәтта дөньяда кайбер күрсәткечләр белән алда баруыбыз турында әйтә алабыз. Әмма бу өлкәдә үсәр өчен мөмкинлекләр дә, проблемалар да бар. Шуларның берсе – 100 баллга имтихан тапшырган укучыларның чит өлкә уку йортларына китүе дә.
Мәгълүм булуынча, быел йөз балл җыйган 50 укучының 11е генә (бу гомум санның 22 процентын тәшкил итә) республика югары уку йортларына укырга кергән. Бу хакта Уфа шәһәре хакимияте хәбәр итә. 100 баллга БДИ тапшырган республика абитуриентлары арасында быел нинди юнәлешләр һәм югары уку йортлары популяр булган соң?
Хакимият биргән мәгълүматлардан укучыларның күпләп Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсе уку йортларына керүен ачыкладык. Быел анда бездән иң яхшы 23 укучыбыз белем алачак. Алар арасында, мәсәлән, 83нче инженер лицеен тәмамлаган Әнвәр Шәмсетдинов, Булат Вәлишин (82нче гимназия), Раушан Мөхәммәтҗанов (115нче гимназия) Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетына укырга кергәннәр. Дүрт кеше Долгопрудный шәһәрендәге Мәскәү физика-техника институтын сайлаган, өчесе Мәскәү авиация институтында белем алачак.
11 укучы Уфада белем алуын дәвам итәчәк. Шуларның алтысы – Башкорт дәүләт медицина университетын, дүртесе Уфа Фән һәм технологияләр университетын сайлаган. 114нче мәгариф үзәген тәмамлаган Кира Маркова исә Башкорт дәүләт аграр университетын сайлаган.
Популярлык буенча өченче юнәлеш – Санкт-Петербург. Анда Башкортстаннан 100 баллы сигез укучы укырга киткән, аларның өчесе Санкт-Петербург политехник университетына укырга кергән, икесе – Санкт-Петербургның Мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика тикшеренү университетын сайлаган, берсе – Академик Павлов исемендәге Санкт-Петербург медицина университетына һәм тагын бер укучы Пирогов исемендәге медицина университетына кергән.
7 кеше Татарстанга укырга киткән. Өчесе Казан федераль университетына укырга кергән. Алар арасында юрист булырга хыялланган, урыс теле буенча йөз балл җыйган спортчы Зарина Иркәбаева һәм химия буенча имтиханда яхшы нәтиҗәгә ирешкән Матвей Никифоров та бар. Казан дәүләт медицина университетына ике кеше укырга кергән: алар – 106нчы лицейны тәмамлаган Яна Ананьева һәм 128нче мәктәп укучысы Яна Подлесная. Тагын ике абитуриентыбыз Иннополис университетына укырга кергән: 83нче инженер лицееннан Дамир Галиев һәм 128нче мәктәптән Леназ Фәһаметдинов.
Иң экзотик юнәлешне 94нче лицейны тәмамлаган Данил Панченко сайлаган. Ул Кытайның Шэнчьжэнь шәһәрендәге МДУ һәм Пекин политехник институтының (SMBU) уртак университетына укырга кергән.
Быел иң күп 100 балл җыючыларны Уфаның 153нче һәм 83нче лицейлары, шулай ук 18нче мәктәп чыгарган. Беренче уку йортында укучы Алексей Лобовның берьюлы өч дисциплина: физика, информатика һәм профильле математика буенча имтиханнарда югары балл алуын да билгеләп үтәргә кирәк. БДИ имтиханнары тарихында мондый нәтиҗә республикада беренче тапкыр булды.
Республика җитәкчелеге БДИ имтиханнарын 100 баллга тапшырып, республикада калган укучыларга ярдәм чараларын арттырып тора. Мәсәлән, быелгы чыгарылыш укучылары алга таба уку өчен Уфа югары уку йортларын сайласа, алар Евразия НОЦыннан (ә бу – УДНТУ, БДМУ, УУНиТ һәм БДАУ), 150әр мең сум акчалата түләүләр ала. Шулай ук аларга махсус стипендияләр каралган – укуның беренче елында 100 мең сумга кадәр. Бөтенрусия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре өчен дә югары стипендияләр каралган. Әйтик, профильле БДИ буенча “бишле” һәм олимпиадада җиңү булганда, ай саен 50-60 мең сумга исәп тотарга мөмкин. Чагыштыру өчен: төбәктәге стандарт стипендия бүген – 5 мең сум тирәсе.
Быел СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен квота арттырылды. Университетлар һәр шундый очракка индивидуаль якын килә, шул исәптән өстәмә стипендияләр белән ярдәм итә, белем алучы һәркемне кайгырта. Шуны да әйтергә кирәк: чит өлкәләргә укырга киткән студентлар үзләре дә Башкортстанның студентларга күрсәткән ярдәме бик зур, башка төбәкләрдә андый түләүләр аз булуын билгели.
Радий Хәбировның яшьләрне республикада калдырырга тырышуын, аларның биредә үсешүенә зур көч салуын аерым билгеләргә кирәк. Берничә елда гына да бик зур уңышларга ирешелде һәм бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Боз кузгалды, димәк, алда тагын да матуррак нәтиҗәләр булыр.

Гөлия Гәрәева.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас