

Чара ел саен башкала югары уку йортларында белем алучы беренче курс студентларын берләштерә һәм Башкортстан студентлары диаспорасының элемтәләрен ныгытуга юнәлтелгән.
"БашПерваш" - танышу бәйрәме генә түгел, беренче тапкыр өйдән еракка киткән студентларны чит мохиттә күнектерү өчен мөһим мәйданчык та. Биредә катнашучылар якташлык җәмгыятьләре һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеге турында белә ала, фикердәшләр таба, Мәскәүдә актив якташлар җәмәгатьчелегенең бер өлеше булу мөмкинлеге ала.
Программада - Башкортстан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе эшчәнлеге белән танышу, республиканың Мәскәүдәге Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеген тәкъдир итү, концерт программасы, милли ашлардан авыз итү һәм яшьләр дискотекасы.
Чарада катнашу бушлай.
Башлана 10:00 сәгатьтә, уздыру урыны — Мәскәү, Доброслободская урамы, 6нчы йорт, 2нче корпус (метроның Бауман тукталышы).
Бу көнне дәресләре булган студентларга оештыручылар уку йортлары өчен рәсми белешмәләр бирә.
Фото: М. Муллагулова.