+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
31 октябрь 2025, 15:00

"Мин - русияле" акциясе дәвам итә

"Мин - русияле" дип аталган Бөтенрусия мәдәни-мәгърифәтчелек акциясе 1 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уза. Ул Халыклар бердәмлеге көнен һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан бөтен илдә өч миллионга якын укучыны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерә.

«Ноосфера» мәгарифкә ярдәм фонды тарафыннан оештырылган бу акция гражданлык тәңгәллеген, Ватанга мәхәббәт һәм Русия халыкларына хөрмәт формалаштыруга юнәлтелгән.

Быел катнашучылар төрле яшьтәгеләр өчен эшләнгән, анимация, эш дәфтәрләре һәм виртуаль укытучы белән санлы интерактив дәресләр уза алачак. Материалларны онлайн карап була. Дәресләрне педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, яки ата-аналар да үткәрә ала.

Акция балаларны Русия халыкларының мәдәниятләре, диннәре, тарихы һәм кыйммәтләре белән таныштырачак.

Фото: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас