+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
10 ноябрь 2025, 15:01

Креатив индустрияләр темасына аерым әһәмият бирелә

13-14 ноябрьдә Уфада Креатив индустрия мәктәпләренең III Бөтенрусия съезды узачак. Бу хакта республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Креатив индустрияләр темасына аерым әһәмият биреләКреатив индустрияләр темасына аерым әһәмият бирелә
Креатив индустрияләр темасына аерым әһәмият бирелә

Гамәли проект эшчәнлеге турында фикер алышу өчен Уфага Русия Федерациясенең 52 субъектыннан 170тән артык җитәкче, укытучы, эксперт һәм белгеч киләчәк.

Әминә Шәфыйкова билгеләп үткәнчә, съезд Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусының Геном үзәге базасында, шулай ук Башкорт дәүләт курчак театры мәйданчыгында узачак.

Илнең 65 төбәгендә барлыгы 113 креатив индустрия мәктәбе бар, анда 12-18 яшьлек 16 меңнән артык бала уникаль белем ала. Шундый 3 мәктәп Башкортстанда эшли – Уфа сәнгать училищесы, Стәрлетамактагы Мәдәният һәм сәнгать колледжы һәм Камил Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать колледжы базасында. Аларда 500 бала шөгыльләнә.

- Креатив индустрияләр темасына без аерым әһәмият бирәбез, мин үзем аның белән даими шөгыльләнәм. Без бу юнәлеш буенча җиде пилот муниципалитет билгеләдек, аларда креатив мохит инде яхшы үсеш алган. Алга таба башка районнар да җәлеп ителәчәк, – диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас