-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
21 ноябрь 2025, 09:42

“Әни булу үз эшеңне ачуга киртә түгел”

Туймазыда яшәүче күпбалалы яшь ана Элина Фазлетдинова шуңа ачык мисал

“Әни булу үз эшеңне ачуга киртә түгел”
“Әни булу үз эшеңне ачуга киртә түгел”
“Бүгенге хатын-кыз нинди ул?” дигән сорауга күз алдына шунда ук зәвык белән киенгән, үз-үзенә ышанган, карьера баскычыннан югарыга күтәрелүче гүзәл зат килеп баса. Тик без нинди генә вазыйфалар биләсәк тә, нинди генә уңышларга ирешсәк тә, хатын-кызның матурлыгы – ана булуда. Әлеге сүзләрне әллә кайчан ук Һади Такташ әйткән булган. Дөнья үзгәрә, без башка максатлар белән яшибез, әмма әлеге сүзләр һаман да актуальлеген югалтмый. Чыннан да иң матур, назлы, киң күңелле, чибәр, сөйкемле хатын-кызлар – ул әниләр.

Туймазы шәһәрендә яшәүче Элина Фазлетдинова – бу төшенчәләрнең барысын да үзенә сыйдыралган гүзәл зат. Әле 30 гына яшьтә булса да, ул – 4 бала әнисе һәм үз эшен ачкан эшкуар.
– Рамил белән без 2012 елда Кандрада, картәнидә кунакта булганда таныштык, – дип сүзен башлады Элина. – Миңа ул вакытта – 16, аңа 21 яшь иде. Ул инде нефть колледжында укучы егет иде.

Бер көнне урамга йөрергә чыктым. Шунда очраштык һәм ул мине өйгә кадәр озатырга тәкъдим итте. Әле дә хәтерлим, Рамил беренче очрашуда ук минем аның хатыны булачагымны әйтте. Шулай килеп чыкты да, – дип искә ала ул елларны яшь әни.
Мәктәптән соң Элина Казан шәһәрендәге медицина колледжына укырга керә. Кулларына кызыл диплом алгач та сөйгәне аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.
– Стоматология бүлегенә эшкә кердем. Мин протезлар эшләүче техник идем. Ә бу, билгеле булуынча, бары тик табиб белән генә аралашуны һәм лабораториядә генә эшләүне күз уңында тота. Минем кешеләр белән аралашып эшлисем килде. Шуңа да тиз арада администратор булып күчтем, – ди Элина.
Анда озак эшләми яшь хатын. 2016 елда беренче кызлары Милана туа. Ә тагын өч елдан уллары Самат дөньяга килә. Арытаба тагын бер уллары Миран һәм әле ике ай элек кенә дүртенче балалары Танир туган.

– Мин – гаиләдә бердәнбер бала. Кечкенә чагымда һәрвакыт күпбалалы гаилә турында хыяллана идем. Ә тормыш иптәшем, киресенчә, күпбалалы гаиләдә үскән. Гомумән, аларда һәр гаиләдә 3-4 бала. Шуңа да аның өчен гаиләдә балалар күп булу гадәти күренеш, – ди Элина.
Чыннан да, бүген Фазлетдиновлар гаиләсе балаларның шатлыклы көлүенә төренеп, һәрвакыт күтәренке рухта яши.
– Көнебез минутлап бүленгән: балалар бакчасы, мәктәп, эш. Бәхеткә, ирем дә бала җанлы. Бер баланы түгәрәктән алып кайта, икенчесен илтә. Шул арада миңа да көндәлек эшләрдә ярдәм итә. Кирәк чакта мин аңа балаларны калдырып чыгып китә алам. Бер авырсынмый, һәркайсы белән шөгыль таба белә ул, – ди яшь хатын.

Әни булу – зур бәхет. Әмма Элина моның белән генә чикләнергә теләми. Күңелендә күптәннән йөрткән хыялын иренә дә җиткерә ул беркөн.
– Өченче баламны тудыргач, керфек “үстерүче” һөнәрен үзләштердем. Ирем каршы килмәде. Хәтта беренче капитал сыйфатында акча да бүлеп бирде. Сертификат алгач, бина эзләп таптым. Аннары, кредит алып, кирәкле җиһазлар һәм материаллар сатып алдым. Бер елга якын клиент базасын булдырдым.
Бик яхшы башланып китә Элинаның эше. Аның, барлык көннәре, шул исәптән ял көннәре дә минутлап язылган була. Яшь остага Уфадан һәм Татарстаннан да клиентлар килә.

– Әле кече улыбызга нибары 2 ай. Шулай да әкренләп эшемә кайта башладым. Балаларны Рамилгә калдырам да, клиентларны кабул итәм. Өлкән кызым бик ярдәм итә. Шулай ук әниләребез дә балаларны тәрбияләшә. Балаларны ялларга үзләренә алып киткән чаклары да күп. Әйткәндәй, әниләрнең инде 8 оныгы бар. Бергә җыелганда алар рәхәтләнеп уйныйлар. Рәхмәт аларга балаларга шундый җылы мөнәсәбәтләре, безгә ярдәм иткәннәре өчен. Менә шундый бердәм, көчле команда без, – дип елмая хатын.

Күпбалалы булу авырмы? Әйе, дип кабатлар күпләр. Әмма Элина бер дә алай санамый.
– Иптәш кызларым миннән еш кына: “Дүрт кешене ничек җиңәсең? Мин берсе белән бернәрсәгә дә өлгермим”, – ди. Кайчакта миңа бер кешегә караганда дүрт кешене тәрбияләү җиңелрәк кебек тоела. Алар һәрвакыт үзләренә кызыклы шөгыль таба. Хәзер менә Танирны курчак урынына күрәләр. Шуны да әйтәсем килә, безнең балалар бик ярдәмчел. Ни генә булса да, шунда ук бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзерләр. Зур гаиләдә генә мондый үзенчәлек буладыр ул.
Әлбәттә, балаларны үстерү өчен тиешле шартлар да кирәк. Хыялыбыз – үз өебезне төзү. Әгәр дә һәр баланың үз бүлмәсе булса – мин тагын да әни булудан баш тартмаячакмын, – ди яшь хатын.

Менә шундый хыял-максатлар белән яши яшь гаилә. Чыннан да, ярдәм итәр өчен мондый көчле команда, шундый ышанычлы тормыш иптәше барда, тагын да ана булу бәхете насыйп булсын, дигән теләкләр генә җиткерәсе килә Элинага.

Гөлия Гәрәева.
Туймазы шәһәре.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас