-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
3 декабрь 2025, 16:33
272

Татар килене нинди телдә җырлый?

Әлбәттә инде... Татарчамы?!

Татар килене нинди телдә җырлый?
Татар килене нинди телдә җырлый?

Пермь өлкәсе Седяш авылы егете Марат Дәүләевның тормыш иптәше, Африка кызы Нгамбо безнең укучыларга да таныш. Яшь гаилә егетнең туган авылында тормыш корган, кечкенә кызлары да бар.

Интернетта таралган видеода күренгәнчә, Нгамбо авылда «Әниләр көне»нә багышлап уздырылган бәйрәмдә «Уфтанма» җырын башкарган. Әнисенә ярдәмгә сәхнәгә кечкенә Ясминә дә чыккан.

Халык бик яраткан яшь киленнең татарча җырлавын, кайберәүләр туган телен белмәгән киленнәргә төрттереп тә алган.

Иренең теленә шундый ихтирам күрсәткән киленне кем яратмас, афәрин үзенә!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас